Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Янгын вакытында өй тулысынча янып бетте

18 мартта иртәнге сәгать алтынчы яртыда янгын сүндерү частенә Мәлки авылында йорт януы турында хәбәр керә. Алар шунда ук юлга чыгып китә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә өйне тулысынча ут камап алган була инде. Ялкын телләре ишек алдындагы корылмаларга күчә башлаган була. Әмма янгынның сарайларга һәм күрше-тирәдәге йортларга таралуына юл куймыйлар. Янгын веранда да сүндерелмичә калган тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Йорт иминиятләштерелмәгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын вакытында өй тулысынча янып бетте