Яшь гвардиячеләр активлаша
"Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләренең эшчәнлеген активлаштыру һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатында 4 сентябрьдә Казанда җирле бүлекчәләр штабларының җитәкчеләре киңәшмәгә җыелды. Анда Кайбыч җирле бүлегенең штаб җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина да катнашты.
Партиянең Татарстандагы төбәкара башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков штабның координаторы Равил Сираҗиев белән таныштырды. Ул җирле штабларның эшчәнлеген контрольдә тотачак, хисап-сайлау җыелышларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәк. Очрашуда яшь гвардиячеләр якын киләчәккә эш планы турында сөйләште һәм бурычлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев