Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.

Алар еш кына төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясап киләләр. Яшь каратэчылар катнашындагы чираттагы ярыш Чаллы шәһәрендә узды.
“Салават күпере” мөдире Җәмилә Сәгыева хәбәр иткәнчә, әлеге ярышта районыбыздан 17 спортчы көч сынашты. Алар Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Апас, Тукай районнарыннан килгән көндәшләре белән бер келәмгә чыккан. Ярышта 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 250 яшь каратэчы катнашты.
– Бәйгене 4-5 яшьлек спортчылар башлап җибәрде. Ярышлар бик киеренке барды. Районыбыз командасы составында республика беренчелегендә чыгыш ясаган яшь каратэчыларга "Афәрин!" диясе генә кала. Алар бәйгеләрдә үз яшьләрендәге спортчылар арасында бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Бу ярышларда да спортчыларыбыз үз тиңдәшләре арасында лаеклы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү авырлыгында Тимерхан Шәймәрданов, Руслан Басыйров, Никита һәм Владислав Козловлар – беренче, Салават Хаматов, Никита Феногентов – икенче, Артем Батрасов, Булат Баһавиев, Ранил Камалетдинов өченче урыннарны яуладылар, – диде Җәмилә Сәгыева.
Районыбызда спортның каратэ төре соңгы елларда аеруча популярлык алды. Яшь каратэчылар төрле ярышларда көч сынаша һәм башка шәһәр, район спортчыларыннан өстен булуларын раслыйлар. Кайбыч каратэчылары һәр елны Чабаксар, Чаллы, Буа шәһәрләрендә узган ярышларда җиңүләргә ирешә. Бу спорт мәктәбе тренеры Владислав Васильевның яшь каратэчылар белән нәтиҗәле эшләвен дә күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев