Яшьләр көне уңаеннан Кайбычта күңел ачу чаралары уза
27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбычта да күңел ачу чаралары уза.
Шимбә көнне авылларга шәһәрдә яшәүче яшьләрнең дә күп кайтуын исәпкә алып, Олы Кайбычта бу көнне 28 июньдә билгеләп үтәчәкләр. Сабантуй мәйданында узачак бәйрәмдә яшьләрне дискотека һәм үзешчән сәхнә осталары концерты көтә. Концерт кичке сәгать сигездән унга кадәр дәвам итә, ә аннан соң - дискотека.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев