Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Язгы ташкыннарга бәйле рәвештә Кайбыч районы территориясендә дүрт гидротехник пост оештырылды

Көндезге сәгатьләрдә апрель кояшы үзенең нурларын көннән-көн мулрак сибә. Салкыннар, бураннар артта калды, ниһаять, яз тулы көченә керде. Быел карның башка елларга караганда күп явуын игенчеләр уңышка юрый. Шул ук вакытта уйландыра да: көннәр кинәт җылытып җибәрсә, карның тиз эреп, елга-күлләр буена якын урнашкан авылларны су басу ихтималы арта. Табигатькә бәйле рәвештә бәла-казаларга юл куелмасын өчен, хәзер районның оператив хезмәтләре язгы ташуга әзерлек эшләре алып бара.

Барлык җитәкчеләр катнашында узган планеркада да моңа аерым игътибар бирелде. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Ул район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең язгы ташкыннарга әзерлек буенча үткәрелгән утырышы хакында сөйләде.
– Безнең районда ун авылга – Кече Мәме, Малала, Пәтрәки, Борындык, Федоровское, Бәли, Чүти, Турминский, Кушкүл, Мәлки авылларын су басу куркынычы яный. Болардан тыш, алты авылда мул сулы буалар бар, алар да су басу чыганагына әйләнергә мөмкин, –диде Алексей Макаров, су басу куркынычы янаган икътисади һәм социаль- көнкүреш комплексы объект­ларын да санап китеп. —Язгы ташкыннарга бәйле рәвештә район территориясендә дүрт гидротехник пост оештырылды: Чүти һәм Турминскийдагы Гөбенә елгасында, Борындыктагы Зөя елгасында, Федоровскоедагы Бәрле елгасында.Гидротехник корылмаларда биш пост булдырылды. Елгалардагы су күләме турындагы мәгълүмат тәүлегенә ике тапкыр бердәм дежур диспетчер хезмәтенә тапшырыла. Ә турыдан-туры су басу янаган, ягъни, хәл аеруча кискенләшкән вакытта халыкка хәбәр итү өчен Борындыкта, Кече Мәме, Федоровское һәм Мәлкидә электр сиреналары урнаштырылды.
– Су басу ихтималы зур булган шәхси хуҗалыклар саны да билгеле. Йорт хуҗаларына алдан ук милекләрен иминиятләштерергә киңәш итәбез. Язгы ташу чорында төрле бәхетсезлек очракларына юл кулмасын өчен, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, ата-аналарга балаларын гел күз уңында тотарга кирәклеге турында сөйлибез. Алар балаларның су буйларында булуын контрольдә тотарга тиеш, – диде 115 нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Рамил Газыймҗанов телефон әңгәмәсендә. 
Су баскан очракта халыкны эвакуацияләү һәм вакытлыча урнаштыру планы да әзер. Мисал өчен, Федоровское урта мәктәбе шушы авыл һәм һәм Кече Мәме, мәдәният йорты – Кече Мәме һәм Малала халкын кабул итә, Колаңгы мәктәбенә Борындык, Бәли авылларында яшәүчеләрне урнаштыралар, Хуҗа Хәсән мәктәбенә Турминс­кий, Кушкүлдә яшәүчеләр, Мәлки һәм Чүти халкы үз авылларындагы мәктәп­ләргә урнаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалыгы, электр челтәре, юл, газ хезмәтләре, янгын сүндерү часте, “Дубрава”, “Аргохимсервис” җәмгыятләре, “Яңа юл” хуҗалыгы, “Березка” сәүдә оешмасы, полиция, район үзәк сырхауханәсенең шәхси составы һәм техникасы әзер тора. Урыннарда язгы ташуга әзерлекне тикшерү һәм ярдәм итү өчен авыл җирлекләренә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте әгъзалары беркетелгән. Су басу очракларының тискәре нәтиҗәләрен киметү буенча эшчәнлек узган елның җәй һәм көзеннән үк алып барылды: гидротехник корылмалар, күперләр тикшерелде, ремонтланды, елга юллары чистартылды, дамбалар күтәрелде. 
Алексей Макаров комиссия карары белән дә таныштырды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, төрле службалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре алдына зур бурычлар куела. Чөнки иминлекне тәэмин итү аларның үз эшләрен ни дәрәҗәдә оста башкаруларына бәйле. “Татавтодор” җәмгыятенең Кайбыч участогына юл читләрен кардан чистарту, ком, вакташ, ягулык-майлау материаллары запасы булдыру, торак-коммуналь хуҗалыгына су торбалары, су алу скважиналары, башнялар,колонкалар, кое тирәләрен чистарту йөкләнә. Мәктәпләрдә укучылар белән язгы ташу чорында су объектларында үз-үзеңне дөрес тоту буенча занятиеләр үткәрелә. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре авылларда ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларны, инвалидларны үз контроленә ала. Район электр элемтәсе узелы халыкны һәм хуҗалыкларны өзлексез элемтә белән тәэмин итәргә бурычлы. 
Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәмис Сафин әйтүенчә, район үзәгендә су ага торган торбалар чистартылган, хәзерге вакытта су агу юллары киңәйтелә. Авылларда су басуга каршы чараларны үткәрү авыл җирлекләренә йөкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы ташкыннарга бәйле рәвештә Кайбыч районы территориясендә дүрт гидротехник пост оештырылды