Югары Кошман мәчете каршында балалар өчен җәйге дини курслар үткәрелә
Әлеге укуларның максаты –яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү, аларны ислам дине нигезләре белән таныштыру.
Кошманда мондый курслар беренче тапкыр гына үткәрелми. Шунысы куандыра, анда йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Дини укуларны оештыручы Мөслимә Яруллина «Балаларыбыз кечкенәдән үк иман байлыгы туплап үссеннәр иде", – дигән теләктә.
Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел әлеге чара киңрәк масштабта уздырыла. Мәдрәсәдә алып барылучы укуларга җиде яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 19 кыз бала йөри. Аларның көннәре файдалы, күңелле һәм мавыктыргыч булып үтә. Кызлар вакытын дини дәресләргә, иҗатка, спорт уеннарына һәм намаз укуга багышлый. Көн дәвамында өч тапкыр туклану да каралган. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре Дилбәр белән Алия балаларны дин сабакларын алып барырга ярдәм итә. Алар безнең авылга җәйге практика үтәргә кайткан.
Балалар мәдрәсәгә зур кызыксыну белән йөри. Алар төрле авыллардан җәйге дини курсларга йөргән балалар өчен Олы Кайбычта үткәреләчәк Сабантуй бәйрәмендә дә катнашырга җыена.
Диләрә Фәттахова,
КФУ студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев