Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары белән очрашты

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ инспекторлары Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Олы Кайбыч урта мәктәбенең өлкән класслар укучылары белән очрашып, әңгәмә корды. Әлеге очрашуда шулай ук, Буа полиция бүлегенең юл һәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге начальнигы Анна Сергудаева катнашты һәм җир шарында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары турында чыгыш ясады.

Очрашу барышында юл-транспорт һәлакәте корбаннары турында видеороликлар күрсәтелде. Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин республикада һәм районда агымдагы елда булган юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләре белән таныштырды, укучыларны юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ хезмәткәрләре Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары белән очрашты