Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Юлларда исән-имин йөрегез!!!

БМО 2005 елдан ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте.

Бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәти­җәсендә көн саен 3 мең кешенең гомере өзелә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Бу көннең максаты - юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу һәм аларның туганнарының кайгысын уртаклашудан, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә кирәклеген искә төшерүдән гыйбарәт.
БМО мәгълүматлары буенча, һәр ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 миллион 200 мең кеше гомере өзәлә. Тагын 20- 50 миллион кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 50 проценттан артыгына - 15-44 яшь.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2020 елда юл-транспорт травматизмы кешеләрнең фаҗигале төстә вафат булуы яки имгәнүендә өченче төп сәбәп булырга мөмкин. 1998-2008 елларда Россия автомобиль һәлакәтләрендә 315 мең кешесен югалткан, ике миллионга якын россияле җәрәхәтләр алган.
Татарстанда соңгы 5 елда 60 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 8 меңнән артык кеше үлгән һәм 74 меңгә якын кеше зыян күргән.
Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - куркынычсызлык тизлеген арттыру, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин әйтүенчә, агымдагы елның ун аенда районыбыз территориясендә сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда өч кешенең гомере өзелгән һәм сигезе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Кышка кереп барабыз. Шуңа да автомобиль йөртүчеләрдән кышкы резинага күчү таләп ителә. Район үзәгенә башка авыллардан килеп эшләүчеләр шактый. Караңгы вакытта ике авыл арасында юлда йөргәндә автомобиль йөртүче җәяүлене 50 метр арада яхшы күрә. Киемендә яктылыкны кире кайтаручы материал яисә кулында махсус браслет булганда күрү арасы 200 метрга кадәр җитә. Җәяүлеләр шуны да истә тотсалар иде, - ди Фирдүс Тимершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлларда исәнимин йөрегез!!!