Үз бизнесын булдырырга теләгән Кайбыч яшьләре «Яшь эшмәкәр» мәктәбендә укый ала
Хәбәрләр

Үз бизнесын булдырырга теләгән Кайбыч яшьләре «Яшь эшмәкәр» мәктәбендә укый ала

Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов хәбәр иткәнчә, 14-16 апрель көннәрендә Казанда «Яшь эшмәкәр» (үз эшен башлап килүче фермер) мәктәбе оештырыла.

Быел дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге чараны респуб­лика Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре» программасын тормышка ашыру максатында үткәрә. Әлеге мәктәпнең төп максаты - үз бизнесын булдырырга теләгән яшьләрне укыту, эшне уңышлы итеп башкару өчен аларга тиешле дәрәҗәдәге белем бирү. Программа буенча яшьләрне үсемлекчелек, терлекчелек һәм механикалаштыру буенча укытачаклар. Укуларга үз бизнесын ачырга теләүче 18-35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Анда катнашу өчен 10 апрельгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтына кереп электрон заявка бирергә кирәк.

Үз бизнесын булдырырга теләгән Кайбыч яшьләре «Яшь эшмәкәр» мәктәбендә укый ала

Нет комментариев