Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Үз кулы белән эшләргә өйрәнгән балада өмет бар

“Иң гади автомодельләр” республика ярышының зона бәйгесе “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комп лексында узды.

Ярышта Кайбыч, Буа, Апас һәм Алексеевск районнарының физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар командалары катнашты.
Ярышта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәми дуллин һәм “ЭКО” мәктәптән тыш белем бирү үзәге хезмәткәре Илүсә Карипова сәламләде.
Фәния Фәритовна әйтеп узганча, дүртенче тапкыр үткәрелүче ярышның быелгысы 2021 елда Россиядә игълан ителгән “Фән һәм технологияләр”, Татарстандагы “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышлана. Кайбычлылар өчен тагын бер мөһим дата бар – ул районның 30 еллык юбилее.
Ярышның төп хөкемдары – “ЭКО” үзәгендә автомобильләр модельләре ясау түгәрәге җитәк чесе Сирин Гарифуллин бәйге шартлары белән таныштырды.
– Бүгенге ярыш өч номи на циядә уза: беренчесе – җилем яр дәмендә хәрәкәткә килүче автомобиль модельләре узышы. Юлның озынлыгы – 12 метр. Икенче номинациядә электр двигателе белән эшләүче машина модельләре төгәллектә көч сынаша. Төгәллек шунда күренә: малайлар дистанцион рәвештә идарә итүче модельләр 80 сантиметрлы капкага керергә тиеш. Өченче төр номинациядә командалар, автомобильне нинди материалдан һәм ничек ясаулары турында сөйләп, үз проектларын якларга тиеш, – диде ул. – Кайбычта укучылар автомодельләр ясау белән кызыксынып шөгыльләнә. Мәктәпләрдә бу юнәлештә 16 түгәрәк эшли, анда 176 бала йөри.
Ярышта районыбыз данын Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Кошман, Чүти, Олы Подберезье мәк тәп ләрендә белем алучы укучылар яклады.
– Бездән бу ярышта Булат Хәй буллин, Самат Фәттахов, Ислам Сабитов катнаша. Алар белән технология укытучысы Фәнил Зиннуров шөгыльләнә. Бу укучыларның мондый ярышларда беренче генә катнашулары түгел. Үз куллары белән эшләргә өйрәнгән балада өмет бар. Бу – аларның кызыксынган, яраткан шөгыле, – диде Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры урынбасары Илона Биккулова.
Әңгәмәбезгә Алексеевск районыннан килгән команда җитәкчесе Нәфис Фәйзуллин да кушылды.
– Мин автомодельләр ясау түгә рәген дүрт ел дәвамында алып барам. Бездә ике төркемдә унбишәр укучы атнасына алты сәгать шө гыльләнә. Бүгенге ярышка ике укучыны алып килдем. Бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап киләбез, бу юлы да нәтиҗәләр яхшы булыр дип өметләнәм, – диде Нәфис.
Берничә сәгатькә сузылган ярыш нәтиҗәләре дә ачыкланды. Җилем ярдәмендә хәрәкәткә килүче автомобиль модельләре белән идарә итүчеләрдән Алексеевск районы командасыннан Анна Парамонова беренче урынны яулады. Кайбычтан Самат Фаттахов – икенче, Буа командасыннан Денис Сираҗетдинов өченче урында.
Электр двигателе белән эш ләү че автомобиль модельләрен йөртүчеләр арасында Буадан Ранель Чумаринга тиңнәр булмады. Алексеевск районыннан Роман Смелик икенче урынга чыкты. Апастан Айназ Фәйзуллин өченче урында. Өй эше – машина модельләре ясау буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Буа командасы – беренче, Алексеевск районы – икенче, Апас һәм Кайбыч районнары командалары өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Гомуми нәтиҗәләр буенча да урыннар шул ук. Зона ярышларында беренче-икенче урыннарны алучылар республика бәйгесендә көч сынаша.
Ярышта катнашкан укучылар арасында призлы урын алмаган укучы калмагандыр, минемчә. Чөнки һәр номинациядә бер беренче, ике икенче, өч өченче урыннар бирелде.
Шәхси һәм команда беренче ле гендә призлы урыннар яулаган командаларга кубоклар, дип ломнар, сертификатлар һәм медальләрне башкарма комитет җи тәкчесе Алексей Макаров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев