Законсыз рәвештә наркотик матдәләр җитештергән өчен сигез елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр
Җиңел генә акча эшләү теләге кайчагында кешене начар эш-гамәлләргә этәрә. Иң гаҗәбе, яхшылар рәтендә йөрүчеләр дә төпсез упкынга адым ясый. Хәтта гомерлеккә төрмәгә утырудан курку хисе дә җинаять эшләүгә киртә булмый икән.
2021 елның көзендә Кече Кайбыч авылында нарколаборатория табылуы турындагы хәбәр барыбызны да тетрәндерде. Тыныч районнар сафында йөргән Кайбычта мондый хәл бер дә булмас иде кебек. Өстәвенә, сүз наркомания турында бара.
Авылдагы ташландык тегермән территориясендә үткәрелгән эзләнү эшләре барышында Чувашиянең Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе оператив хезмәткәрләре тарафыннан ике килограмм ярымнан артык авырлыктагы наркотик матдә алына. Анда синтетик наркотиклар җитештерү өчен кулланылучы химик җиһазлар һәм матдәләр табылган.
Җинаятьчел төркем җитәкчесенә җиңел һәм тиз генә баерга теләүчеләрне табуы авыр булмаган. Аның танышлары Ж. һәм П. җитештерү белән шөгыльләнә. Нарколабораторияачу максатыннан сатып алынган буш бинада Мәскәү өлкәсе һәм Чувашия республикасында яшәүче ике кеше аеруча зур күләмдә наркотик җитештерү базасын оештыра. Суд материалларыннан күренгәнчә, оешкан җинаятьчел төркемнең бөтен эшчәнлеге вак-төяккә кадәр язылган. 2021 елның көзендә нарколаборатория ябылган, җинаятьчел бизнеста катнашучылар наркотик матдәләр җитештергән чагында тотылган.
Ж. һәм П.га бик җитди статья – оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә законсыз рәвештә наркотиклар җитештерү буенча гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү янаган. Гаепләнүчеләр тикшерү барышында тулы һәм дөрес күрсәтмә бирә, гаепләрен таныйлар, тикшерү органнары белән актив хезмәттәшлек итәләр, шушы җинаятькә катнашы булган бүтән кешеләрне фаш итүдә һәм эзәрлекләүдә булышалар, шуңа бәйле рәвештә, алар белән судка кадәр хезмәттәшлек турында килешү төзелә. Җәза билгеләгәндә, суд гаепләнүчеләрнең наркоманнарга дәваланырга ярдәм итүче хәйрия фондына һәм җәмәгать оешмасына булышуларын да йомшартучы шарт итеп исәпкә алган.
Узган елның июнендә Кайбыч районы суды аларны РФ Җинаять кодексының 228.1 статьясының 5нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танып, сигез елга ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Суд карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев