Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Заман» җәмгыяте директоры Равил Җәләлиев Корбан бәйрәме белән котлый

«Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм! Бу изге бәйрәм динебезгә хас булган кешелек­лелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта.

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Иман байлыгы, кешелеклелек сыйфатлары безнең барыбыз өчен дә иң кыйммәтле төшенчәләр. Безнең өчен иң мөһиме – барлык милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, илебездә тынычлык булуы. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! Һәрбарчагызга да нык сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев