Фәридә Сундурова, Ульянково авыл җирлеге башлыгы:
-2014 елдан бирле Ульянково авыл җирлеге урындагы әһәмияткә ия мәсьәләләрне үзара салым программасы ярдәмендә хәл итә. Әлеге программаның максаты - халыкны җирлек өчен актуаль булган проблемаларны чишүгә җәлеп итү. Республика бюджетыннан бүлеп бирелүче субсидияләр үзара салым үсеше өчен стимул булып тора. Бездә яшәүчеләр үзара...
Фәридә Сундурова, Ульянково авыл җирлеге башлыгы:
-2014 елдан бирле Ульянково авыл җирлеге урындагы әһәмияткә ия мәсьәләләрне үзара салым программасы ярдәмендә хәл итә. Әлеге программаның максаты - халыкны җирлек өчен актуаль булган проблемаларны чишүгә җәлеп итү. Республика бюджетыннан бүлеп бирелүче субсидияләр үзара салым үсеше өчен стимул булып тора. Бездә яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда актив катнаша. Хәл ителәсе мәсьәләләрне, әлеге акчаның нинди максатларга тотылачагын бергәләп билгелибез. Җирлектә алга китеш күзәтелә, төзекләндерү эшләрен дәвам итү өчен үзара салым программасы бик кирәк. 2017 елда 255 мең сум акча җыйдык, моңа өстәп, республика 1 миллион 20 мең сум бүлеп бирде. Халыктан җыелган һәм бюджеттан бирелгән акча нәрсәгә тотылган соң? Ульянково авылында Яшел урамында суүткәргеч челтәренә реконструкция ясалды. Тау урамында су башнясы урнаштырыла, Мәктәп урамында күпер төзелде. Воскресенский поселогында чишмә, Корноуховода кое һәм буа тирәсе төзекләндерелде. Эш хәзер дә дәвам итә. 19 ноябрьдә, башка барлык җирлекләрдәге кебек, бездә дә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Авыл җирлеге халкын анда актив катнашырга чакырып калабыз.
Мөслимә Гыйззәтуллина, Ябалак авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең җирлек халкыннан 363 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Шуңа өстәп, республика 1 миллион 458 мең сум бирде. Әлеге акчага Кече Кайбыч авылында урам яктырткычларына ремонт ясалды, җәяүлеләр өчен күпер төзедек, Күл урамында таш юл салынды. Ябалак авылында буаны чистарттык, су башнясын төзекләндердек һәм тирәсен әйләндереп алдык. Бәрлебашында балалар мәйданчыгы төзелде, татар зиратының рәшәткәсе яңартылды. Морза Бәрлебашында чишмә һәм суүткәргеч төзекләндерелде, насос алыштырылды. Торак пунктларда яктырткычларга ремонт үткәрелде, автомобиль юлларын кышын кардан чистарту өчен дә үзара салым акчасы тотылды. 2018 елда урам яктырткычларын, чишмәләрне һәм суүткәргеч челтәрен, балалар мәйданчыклары ясау, Ябалакта җәяүлеләр өчен күпер төзекләндерү, Морза Бәрлебашында агачларны кисү, йөк машиналары керүне чикләү өчен әлеге авыл башында җайланма кую, Кече Кайбычта зират рәшәткәләрен ремонтлау планлаштырыла.
Виталий Тимофеев, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы:
-2017 елга планлаштырган эшләрнең барысын да тулысынча башкардык. 1 миллион 382 мең сум акчаның 276 меңе халыктан җыелды, 1 миллион 106 мең сумы республикадан бирелде. Әлеге акчага Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллыда вак ташлы юл салынды, Соравылның Үзәк урамында юл төзекләндерелде, әлеге авылда колонкалар урнаштырдык, чокыр аша чыгу күперен ремонтладык. Иске Тәрбиттә төзедек су колонкалары өстенә корылма ясадык һәм су башнясына насос урнаштырдык, чишмәне төзекләндердек һәм чистарттык. Өч авылда да хәзер урамнарны һәм йортларны күрсәтүче элмә такталар бар. Киләсе елгы планга без Ырым елгасы аша ясалган асылмалы күперне яңартуны, Иске Тәрбиттәге паркны әйләндереп алу өчен материаллар булдыруны, балалар мәйданчыгы ясауны керттек.
Лилия Сафина, Кошман авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең җирлек буенча 317 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан 1 миллион 268 мең сум субсидия бирелде. 1 миллион 585 мең сумлык эш башкарылды. Урам яктырткычларына ремонт ясалды, авыл уртасындагы буа плотина рәвешендә ныгытып эшләнде. 2010 елда булган корылыктан соң суы кибеп беткән күл зурайтып казылды һәм тирәнәйтелде. Олы Кошман авылы башнясында сафтан чыккан су суырту насосы яңага алыштырылды. Авылның бу өлешендә урнашкан башняга суның күләмен күрсәтүче датчик һәм аңа көйләнгән автоматика урнаштырылды. Хәзер югарыда урнашкан йортларда да тәүлек әйләнәсендә су бар. Кошманда елга буенда үскән агач һәм куаклар киселде һәм чистартылды.Кошманда һәм Урсак урманчылыгында вак таш җәелеп, юллар ремонтланды. Кыш айларында юлларны чистарту өчен дә үзара салым акчасы файдаланылды.
2018 елда урам яктырткычларын, буаны ремонтлау, Кошманда балалар мәйданчыгы ясау, паркны әйләндереп алу өчен материаллар булдыру, Урсак урманчылыгында колонкалар һәм коеларны төзекләндерү планлаштырыла.
Светлана Матвеева, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы:
- Хуҗа Хәсәндә үзара салым акчасына 2017 елда 1 миллион 192 мең 500 сумлык эш башкарылды. Һәйкәл төзекләндерелде, балалар мәйданчыгы төзелде, суүткәргеч челтәренә реконструкция ясалды, зиратка кадәр вак ташлы юл салынды. Турминскийда 365 мең сумлык эш башкардык: колонкаларга корылма, каптаж, суүткәргечләргә реконструкция ясалды. Кушкүлдәге эшләр 187 мең 500 сумга төште: буа чистартылды һәм тирәнәйтелде, колонкалар куелды, су башнясы санитария таләпләренә туры килерлек итеп әйләндереп алынды. Александровкада кышын юлларны кардан чистартып тору өчен 20 мең сум акча файдаланылды. Барлыгы 1 миллион 765 мең сум акча тотылды, шуның 353 мең сумы халыктан җыелды, 1 миллион 412 мең сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелде. Киләсе елда паркны әйләндереп алу өчен материаллар булдыру, суүткәргечләрне ремонтлау, скважина өстендәге павильонны ясау, буаны, Хуҗа Хәсәндәге елганы чистарту, әлеге авылда һәм Кушкүлдә балалар мәйданчыклары ясау, су колонкалары һәм кое тирәләрен төзекләндерү һәм башка эшләр планлаштырыла.
Рәмис Сафин, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Үзара салым акчасына башкарылган эшләребез турында газета битләрендә еш яктыртылды. 2018 елда район үзәгендә урам яктырткычларын ремонтлау, балалар мәйданчыклары ясау, паркларны төзекләндерү, чәчәкләр өчен вазоннар алу, Иске Чәчкабтагы буаны чистарту планлаштырыла.
Рушания Кузнецова, Багай авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлек өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итү максатында бездә 236 мең сум акча җыелды. Әлеге суммага дәүләт бюджетыннан 944 мең сум акча өстәлде. Планлаштырылган эшләрне башкару өчен барлыгы 1 миллион 180 мең сум акча кирәк булды. Багай, Арыслан, Салтыйган, Колабирде авылларында рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләр чистартылды, Салтыйганда урам яктырткычларына ремонт үткәрелде, Арысланда чишмә төзекләндерелеп чистартылды. Кизләүгә яңа сулыш өрү авыл халкының күптәнге хыялы иде. Әлеге чишмә чокырлы урында урнашкан, аны чистарту җиңел булмады. Барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарылды. Салтыйганда һәм Багайда елга аша салынган, мөселман һәм православие зиратларына илтүче җәяүлеләр күперләре ремонтланды. Арысландагы зират һәм Салтыйгандагы православие зираты тирәсе әләндереп алынды, территорияләре чистартылды. Багайда һәйкәл тирәсе тәртипкә китерелде, Салтыйган авылындагы Ленин урамына вак ташлы юл салынды. Кышкы чорда торак пунктлардагы юлларны кардан чистартып тору өчен дә акча тотылды.
Авыл җирлекләренең күбесенә хас охшаш проблемалар да бар. Аларны хәл итүдә үзара салым программасының ярдәме зур. Барлык җирлекләрдә дә диярлек чүплекләрне чистарту, суүткәргечләрне ремонтлау, юлларны төзекләндерү һәм кышкы чорда юлларны кардан чистартып тору планлаштырыла.
Фирәдә Сайранова әзерләде
Нет комментариев