Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зиннәтулла бабай: «Аллаһыга мең рәхмәтлемен»

102 яшьлек сугыш ветераны барысында бүгенгедәй яхшы хәтерли

Иске Чәчкабка көннең икенче яртысында гына барып чыктык, чөнки Кайбыч районын­да бүтән эшләребез дә бар иде. Бу якларга сәфәр кылгач, 102 яшен тутырган сугыш ветераны Зиннәтулла Заһидуллин белән танышмасак, зур хата булыр дип уйлаштык. "Сәгать бергә киләбез дип әйттегез, ник һаман юк?«— дип, бабайның күршесе Фәридә апа ике тапкыр шалтыратты. Гомер буе җаваплы хезмәттә булган, һәрвакыт әйткән сүзендә торган Зиннәтулла бабай өчен бер сәгатькә соңга калу гаҗәп хәл шул...
Дөнья бит ул түгәрәк...

Бабай белән исәнләшергә дип кул сузам... Ул елмаеп җилкәдән үк сөеп ала. 
— Кайсы яктан син?
— Әнием Кайбыч районыннан, — дим.
— Кайсы авылдан, җәле?
Озын сүзнең кыскасы, Зиннәтулла бабай әнинең әтисен яхшы белә булып чыкты. Хәтта бергә эшләгәннәр, дөньяның түгәрәклеге...
— Бабаң Гата белән дуслар булдык. Бик туры сүзле иде, шуңа атып та үтерделәр аны. Япь-яшь килеш җир куенына кереп ятты мәрхүмкәй. 1954 елда җирләнде бит ул?..
Зиннәтулла бабай белән бер мизгел эчендә әнә шулай «туганлаштык». «Кара әле, Гата кызы бит!» — диеп, әллә ничә тапкыр кочаклап алды. Миңа, гомерендә бер тапкыр дәү әтисен күрмәгән кыз бала өчен, Зиннәтулла бабай бигрәк тә газиз тоелды: Гата бабам чалымнарын таптым...
Зиннәтулла бабай лаеклы тормыш юлы үткән. Ир-ат эшләргә тиеш барлык бурычларны да үтәгән, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан кеше. Аңлашыла ки, 102 ел дөньялыкта яшәп, бабакай нинди генә хәлләр кичермәгән, фаҗигаләр, югалтулары да шактый булган. Шуның өчен дә Зиннәтулла бабай сөйләгәннәрдән аеруча күңелгә тигән вакыйгаларны теркәп бардым. Ә ул күп белә, барысын да хәтерли! 

Казан каймасы казырга! 

Зиннәтулла Заһидуллин Иске Чәчкабта туа. Җиде классны туган авылында укый. Шуннан үсмер малай Казан мехчылар техникумына укырга керә. 1940 елда уку йортын тәмамлап, туган авылына кайта. Колхозда эшли башлый. Сугыш башлангач та аны авыл советы рәисе итеп куялар. Бу вакытта егеткә 21 яшь була. 1941 елның көзендә СССР Дәүләт оборона комитеты әмере буенча дошман танк­ларыннан саклану өчен тиз арада окоплар казырга карар кылалар.

— Окоплар казырга әмер чыккач та, беренчеләрдән булып штабны безнең Иске Чәчкаб мәктәбендә оештырдылар, — дип хәтерен яңартты Зиннәтулла бабай.
1941 елның көзендә немецлар зур көч белән Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Фашистларны Казанга, Идел елгасына якын җибәрмәү максатыннан, 13 октябрьдә СССР Дәүләт оборона комитеты, дошман танкларыннан саклану өчен тиз арада окоплар казырга карар кыла. Казанда махсус Саклану комитеты төзелә. Аңа Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары күрү бурычы куела.

Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәренең югары һәм махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Нәтиҗәдә, танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.
Окоп казырга Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан халык аеруча күп катнаша. Эшләүчеләргә көненә 600 грамм икмәк, аш пешерерлек бераз он, ярма бирелә. Окопчыларның 70-75 проценты хатын-кыз була.

— Авылга Казаннан, бүтән ерак районнардан көн дә фәлән кадәр халык агылды. Кайчакта икешәр йөз кеше килә иде. Мин аларның һәркайсын фатирга урнаштырып йөрдем. Һәр өйдә күпме кеше яшәвен санап, капкаларына саннар язып чыктым.
— Ә авылдашларыгыз шулай әллә ничә чит кешене өйләренә кертергә ризалык бирделәрме? — дим. 
— И, кызым, кем алардан сорап торган. Каршы килергә дә куркыныч бит, әмер бирелде, бетте-китте. Окоп казучыларны клубка, китапханәгә дә кертеп тутырдык. Күбесен күрше авылларга да озатып, таратып йөрдек. Килүчеләр арасында исемнәре телгә кергән кешеләр дә бар иде — Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов, тагын ике язучы барлыгы истә калган. Ләкин аларның хәзер исемнәрен әйтә алмыйм. Мин ул язучыларны фәкыйрь генә йортка урнаштырдым. Сукыр лампа кертеп бирдем. Менә шунда Гадел Кутуй «Сукыр лампа» исемле шигырен язган. Окоп казучылар өчен пекарня ачылды, эш кораллары кайтардылар, табиблар китерелде, авырып китүчеләрне кире өйләренә озаттык. 

Сугыш чоры балаларыннан күп тапкырлар ишеткән бар — кичен халыкка ут яндырырга ярамаган. Дошман авыллар барлыгын белмәсен өчен эшләнгән ул. Иске Чәчкабта да шулай төнлә кизү торганнар. «Уты булган кешеләргә кереп кисәтү ясый идек», — диде Зиннәтулла бабай.

«Хушыгыз, туганнар...»

Тарихтан беләбез — Казан каймасын төзү, төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Һәм 1942 елның мартында окоп казучыларны кире өйләренә озаталар.
Авылда тормыш үз көенә барган бер мәлдә, Зиннәтулла Заһидуллинны военкоматка чакыртып, сугышка повестка бирәләр. Һәм яшь егет 1942 елның октябрендә туган авылыннан чыгып китә. 
— Безне башта Казанда, махсус курсларда укыттылар, медбрат эшенә өйрәттеләр, — диде Зиннәтулла бабай. —1943 елның гыйнвар аенда Мәскәүгә җибәрделәр. Шуннан исә төрле җирләргә тараттылар. Безнең төркемне Ржев шәһәренә алып киттеләр. Без килгән вакытта шәһәр җимерелеп беткән иде. Комлы карны казып окоп ясадык та, шунда урнаштык. Өч көннән соң гына тамакка ризык каптык. Бер атнадан соң безне йөк машиналарына төяп Елецк шәһәренә алып киттеләр. 371 нче дивизия, 1243 нче полкның икенче минбатальонында идем.

Бөек Ватан сугышы тарихында хәлиткеч вакыйгалар бар, шуларның берсе — Курск дугасы сугышы. 1943 елның 5 июлендә башланган махсус операция 23 августка кадәр дәвам итә. Максат: башта дошманнан Курск шәһәрен саклап калу, аннан Орел шәһәрен коткару, шуннан соң Белгород белән Харьковны немецлардан азат итү... Совет армиясенең бик зур җиңүе була ул. Дөнья тарихында иң зур танк сугышы буларак та билгеле. 

Зиннәтулла бабай нәкъ менә шунда эләгә.
— Бишенче июльдән башлап немецлар иртәнге сәгать өчтән кичке сәгать сигезгә кадәр Белгород белән Харьков арасын бертуктаусыз утка тотты, — диде йөзьяшәр бабай. — Шәһәрләрне тоташтырырга мөмкинлек юк иде. 12 июльдә безнең эшелон контрһөҗүмгә күчте. Нәтиҗәдә, немецлар чигенергә мәҗбүр булды. Харьковны туктаусыз җиде сәгать бомбага тоту вакытында янәшәмдә генә күпме солдат һәлак булды. Һич онытмыйм: карасам, снарядлар миңа таба очып килә. «Гомерем булса, исән калам», — дидем дә, минометны калдырып, икенче якка сикердем. Һәм санаулы секундлардан нәкъ минем миномет өстенә бомба төшеп шартлады.

Могҗиза! 

Зиннәтулла бабайның шул вакытта сул як кулы һәм уң як кабыргасы каты җәрәхәтләнә. Аның кебек дистәләгән яраланучыны Харьков госпиталенә салалар. Аз гына тернәкләнгәч, аларны Мәскәүгә озаталар. Ләкин поездда Зиннәтулланың температурасы югары күтәрелә, аяклары йөрмәс була. Нәтиҗәдә, яшь солдатны командир приказы белән Воронеж өлкәсендә дәваланырга калдыралар. 

— 1943 елның 20 декабрендә Уфага кайтардылар,—диде Зиннәтулла бабай. — Әле йөри алмый идем. Мине караучы табиб якташым булып чыкты, ул нервларга салкын тиюен, шуның аркасында йөри алмавымны әйтте. Туган якка кайту теләге бик зур булганга, башта бик озаклап карават кырыена тотынып басып тора башладым. Аннары таяклар ярдәмендә йөрергә тырыштым. Рәхмәт яугыры, госпиталь хезмәткәрләре бик ярдәм итте. Яңадан йөрергә өйрәнү гаҗәп авыр икән ул...

Могҗиза белән исән калган солдатны 1944 елның гыйнварында вакытлыча хәрби хезмәттән азат итәләр һәм алты айга туган ягына озаталар. Таяк белән туган нигезенә кайткан Зиннәтулла алты ай эчендә, йөгереп булмаса да, нык итеп аягында йөри башлый. Сөйләшенгәнчә, алты айдан хәрби комиссариатка бара. Усанов фамилияле хирург, солдатның яралары төзәлеп бетмәгәнен күреп, ялын янә бер айга озынайта. «Үзебез чакыру җибәрербез», — диләр. 

— Бер айдан, ике айдан да сугышка чакыру килмәде, — ди бабакай. — Мин инде моның өчен борчылып та йөрдем, ләкин үзем хәрби комиссариатка барырга җөрьәт итмәдем. Сугышның ни икәнен беләм бит... Аллаһы Тәгалә кушып, сугыш бетте дигән хәбәр килде. Инде мин документларны тәртипкә китерергә дип район комиссары янына киттем. Башта мине сүгә башлады бу, янәсе, качып йөргәнмен. «Азагын уйладыңмы?» — ди. Документларымны эзлиләр, юк. Бөтен хәрби комиссариатны аякка бастыргач кына табылды — мине караган хирург Усановның эш шкафында яткан икән алар!
Могҗиза, тәкъдир дияргәме моны?! Әгәр табиб шул вакытта яралы солдатның документларын онытмаган булса, Зиннәтулла янә фронтка китәсе иде бит. Ә анда кем белгән... 

«Үз өемдә рәхәт»

Зиннәтулла бабай бүген ялгызы яши. Хәер, алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас — күршедә генә караучысы Фәридә апа бар. Көненә әллә ничә тапкыр кереп бабайның хәлен белә, ризыгын пешерә. Җәмәгате Асия апа вафат булганга унсигез елдан артып киткән. Ир белән хатын биш бала тәрбияләп үстергән. 

— Шәһәрдә, балалары янында да яшәп карады, — диде Фәридә апа. — Икенче кышны менә үз өендә чыкты. Шәһәрдә яшисе килми аның. Балалары да чакыра үзен, юк бит, гомер иткән йорты кадерле. 

— Мин анда картаям, — дип көлде Зиннәтулла бабай. — Әле аякта йөреп торам, кызым кебек Фәридә бар. Хәлемне белергә район администрациясеннән дә гел килеп торалар, балалар кайтып йөри. Шәһәрегездә бер генә дә рәхәт түгел. Бөтен кеше телефонга текәлгән. Бер-берсе белән аралашмыйлар. Авылда ичмаса бөтенесе сине белә, хәлеңне сораштыра. 

Алда әйткәнемчә, Зиннәтулла бабай җаваплы урыннарда — районның финанс бүлегендә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач исә дингә килгән — дистә еллар мәчеттә мулла вазыйфасын башкарган. Нәселләрендә болай озын гомерле кеше юк икән. «Аллаһ шулай озын, матур гомер биргән миңа, шуның өчен мин Аңа бик рәхмәтлемен», — ди бабакай.

Зиннәтулла бабайны районда «Кайбыч Әлмәндәре» дип йөртәләр. Чынлап та, Туфан абый герое кебек җор телле, сөйкемле ул. Картлык чибәрлеген, зиһенен дә алмаган. Аның тормышы, үткәне белән танышканнан соң, бер уй туды: фәрештәләр саклап, көч биреп торадыр аңа. Башкача мөмкин түгел... 

Руфия Фазылова, 
«Татарстан» журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев