Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зөлфия Сафиуллина, Борындык авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе: “Кайбычта иң җиләкле урын Борындыкта ул”

Урман җиләге дә өлгерде. Бу көннәрдә җиләктән кайтып та кермибез диярлек.

“Эх, җиләкле җәйләрнен оныта алмамын ямен". Җиләк җыйган чакларда нигәдер шул җыр сүзләре телгә килә. Ямьле җәй көннәрендә авылыбызның төрле якларында сузылып яткан кыр-болыннарга җиләк җыярга бару бигрәк күңелле. Болыннарның матурлыгына сокланып, хозурланып карап торасын. Табигатьтә эш кайный: умарта кортлары бал җыя, кошлар моңлы итеп сайрый, әкрен искән жил агачларны иркәли, матур күбәләкләр аллы-гөлле чәчәкләр белән серләшәләр. Җир өсте күз явын алырлык кып-кызыл жиләк белән тулган. Бу бер могҗиза, диярсең.
Табигатькә бик озак сокланып карап торганнан соң, җиләк җыярга керештек. Быел җиләк мул булганлыктан, чиләкләр дә тиз тулды. Кайтырга чыкканда гына мәтрүшкә, ромашкалар да жыеп алдык.
Җиләктән кайнатма да ясыйм. Иттарткычтан чыгарып, яки блендер белән изеп, шикәр комы кушам да, пластик шешәләргә тутырып суыткычка куям. Ул кыш көне нык тәмле була, җиләкнең бөтен витаминнары саклана. Җиләкне суыткычка куеп катырсаң да була. Кыш көне мунчадан чыккач, жиләк кайнатмасы белән чәй эчкәндә, үзеңне жәйнен хуш исле жиләкле аланнарында йөргәндәй хис итәсең. Тәмле дә, файдалы да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев