Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зөһрә Лотфуллина: "Яшьләр көне котлы булсын!"

“Хөрмәтле Кайбыч районы яшьләре! Сезнең барыгыз ны да үзебезнең бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйм.

Яшьлек – һәр кешенең язмышында искиткеч чор. Ул – омтылышлар һәм ачышлар, идеаллар һәм тормышта үз урыныңны эзләү чоры. Яшьлек – тормышның иң гүзәл мизгеле. Хәзерге яшьләребезнең актив булуына шатланыбыз. Район тормышында мөһим роль уйныйсыз, иҗтимагый тормышта актив катнашасыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын, алдыгызга куелган максатка ирешегез. Җиңүләр яулагыз! Кайбычта яшь гаиләләр саны артсын, балалар күп тусын, демографик хәл яхшырсын иде. 
Кайсы өлкәдә эшләвенә карамастан, Кайбыч яшьләре һәрвакыт горурлык белән район данын яклый. Әлеге традицияләр киләчәктә дә дәвам ителер дип ышанам. Хәзер иң мөһиме – туктап калмаска, авырлыкларны җиңеп, сайлаган юл буйлап алга барырга. Иҗат итегез, яшәүгә шатланыгыз, яңа биеклекләргә ирешегез. Без, яшь кешеләр, – безнең көч, терәк, киләчәк!” Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев