Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур бәладән котылып калдык

Казанда техникумда укучы оныгым Әмир безгә кунакка кайткач, авырып китте.

Кинәт кенә эче бик каты авырта башлагач, баш врач Гөлнара Сафиуллинага киңәш сорап шалтыратырга булдым. Ул безгә тиз арада үзәк сырхауханәгә килергә, тикшеренергә киңәш итте.
Сырхауханәдә Әмирне табиб-хирург Алексей Русов карады һәм авыртуның сәбәбе сукыр эчәктә булуын ачыклады. Тиешле анализларны алгач, эшне озакка сузмыйча, аны операциягә алып кереп киттеләр. Сукыр эчәгесе шартлар дәрәҗәгә житкән булган. Операция уңышлы узды, оныгым инде өйдә, үзен яхшы хис итә, Аллага шөкер! Әмир әле дә: «Дәү әни, сырхауханәдә башымнан сыйпап кына тордылар. Борчылма, курыкма, дип тынычландырдылар, бик яхшы карадылар”, дип искә төшерә. Әмирнең пропискасы Казанда булуы да, эш вакытының тәмамлануы да табибларны борчымады. Үзәк сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллинага, алтын куллы хирург Алексей Русовка, шәфкать туташларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әмир оныгыбызга медицина ярдәме вакытында күрсәтелгәнгә күрә зур бәладән котылып калдык. Бөтен табиблар да шулай тиз, профессиональ дәрәҗәдә ярдәм күрсәтсеннәр, ә иң мөһиме, алар кебек кешелекле булып калсыннар иде!

Зөлфия Сафиуллина,
Борындык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев