Зур Урсак авылында ифтар мәҗлесе үтте
Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт. Шушы көннәрдә генә Кече Урсак, Чүкри-Алан һәм Зур Урсак авылы халкы өчен авыз ачтыру оештырылды.
Гадәт буенча, биредә мәҗлес үткәрүне бер гаилә үз өстенә ала. Быел Эльмира һәм Рифкать Сәлаховлар гаиләсе тырышлык куйды. Мәҗлестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Имам-хатыйб Рәфыйк хәзрәт Зарипов Коръән сурәләре укыды, вәгазь сөйләде. Ифтар мәҗлесе тәмамланганда яңгыр да башланды. Ураза тотучылар рәхмәт хисләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев