Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерәбез

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Илдар Фәсхетдин улы Ярхәмовны аяусыз үлем арабыздан алып китте.

Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, әтиебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзинга, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафинга, хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннуровага, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина житәкчелегендәге коллективка, район электр челтәре коллективына, барлык туганнарга, дусларга, күршеләргә, авылдашларга, күрше авыллар халкына, хезмәттәшләребезгә һәм башка игелекле җаннарга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысының да игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын. Әтиебезнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Тирән хөрмәт белән: тормыш иптәше Роза, улы Илсур, кызы Илүсә, килене Гөлшат, оныклары. Олы Кайбыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев