Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерәбез
Ямьле җәйдә кадерле тормыш иптәшем, балаларымның яраткан әтисе Роберт Равил улы Сафиуллинның гомере фаҗигале рәвештә өзелде.
Гөрләтеп тормыш иткәндә, әле яшьнәп яшәр чагында мәңгелеккә күзләрен йомды. Аңа нибары 46 яшь иде, туган көненә бер көн кала арабыздан мәңгелеккә китеп барды ул. Энергиясе, яшәү дәрте ташып торган якын кешебез безнең арабызда юк инде. Яшәргә дә, яшәргә иде бит әле. Аны соңгы юлга озатырга килүчеләр өебезгә ташкын булып агылды. Кайгылы көннәрдә хәсрәтебезне уртаклашучыларның, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәткән олы җаннарның барысына да тирән рәхмәт сүзләребезне белдерәм. Райо ныбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, аның урынбасарларына, медицина хезмәткәрләренә, оешмалар коллективларына, авылдашларга, Борындык авылы халкына, туганнарга, дусларга, күрше-тирәгә, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез. Ходай беркемгә дә мондый хәсрәтләр бирмәсен, бер-берегезнең кадерен белеп, иминлектә яшәгез. Робертның урыны оҗмахта булсын иде. Аның китүенә күңел ышанмый, ишек ләрне зур итеп ачып, елмаеп кайтып керер төсле. Бик сагынабыз, юксынабыз...
Барыгызга да тирән хөрмәт белән:
Гөлнара Сафиуллина, балалары, әти-әнисе.
Олы Кайбыч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев