Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Тынгысыз хезмәт иясе

Хакимият, суд карарларын үтәү хезмәтенә түләнергә тиешлесен түләмәгән, бөлгенлеккә төшкән, салымнан качып йөрүчеләр белән эшләү - шушы һөнәр ияләренең турыдан-туры бурычы. 1 ноябрь көнне суд приставы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Суд приставы һөнәре әле яңа гына барлыкка килде кебек, шул ук вакытта безнең илдә берничә гасырлык тарихы бар. 1997 елдагы федераль закон нигезендә юстиция органнары системасында суд приставы хезмәте эшли башлады. Дөресрәге, яңадан торгызылды, чөнки әлеге институт инде 1864 елда ук барлыкка килеп, революциядән соң бетерелгән була.

1997 елга кадәр аларның эшен судлар каршындагы суд башкаручылары үтәгән. Бүген бу һөнәр ияләренең вазыйфалары киң һәм күптөрле: суд карарларын үтәтүдән тыш, судлар эшчәнлегенең кабул ителгән тиешле тәртиптә эшләвен дә тәэмин итәләр алар.

Суд приставлары хезмәтенең Кайбыч район бүлеге приставы Фәнзилә Вахитованың хезмәт юлы әнә шул судның бер бүлеге саналган башкаручы вазыйфасыннан башланган. Әле яңа гына декрет ялыннан эшкә чыккан яшь белгеч карамагында ни машина, ни бер хезмәт­тәш булмый. Юл уңаенда нинди транспорт туры килсә, шуңа утырып китәсе дә, тиешле җиргә барып, чарасын күрәсе. Югыйсә, белеме буенча Фәнзилә ханым - укытучы, педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган, Бәрлебашы мәктә­бендә бер ел рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Дәүләт имтиханнары тапшырып, диплом алырга җыенып йөргәндә, кияүгә чыга. Тормыш иптәше Илнур белән балачактан ук таныш алар. 1989 елда егет армиягә киткәндә дә мөнә­сәбәтләре дуслыктан ары узмый. Илнур, хезмәтен тутырып кайтып, милициядә эшли башлагач кына бер-берсе өчен яратылуларын аңлыйлар. 1994 елгы кызлары Ләйсән, юридик белем алуга катгый каршы чыгып, быел Казан химия-технология институтына укырга кер­гән. Ә менә 7 класста укучы Ильмир хәзер үк прокурор булырга җыена.

Суд приставларының хезмәте гыйбрәтле хәлләргә бай. «Кая гына барсам да, күземә гел бурычлылар күренә. Беркөнне "Бәхетле"дә йөргәндә шаккаттым: безнең хезмәт аша үткән бер генә таныш йөз дә очрамады. Сирәк була торган хәл», - дип, елмая Фәнзилә ханым.

Приставларга һәрчак психологик киеренкелектә эшләргә туры килә. Һәр башкарма процесста ике як катнаша, аларның кайсына да булса өстенлек бирдеңме - эшеңә хилафлык килә. Тик Фәнзилә ханым үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмый. Ун кешедән торган коллективта үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Хезмәтенә 17 ел гомерен багышлаган Фәнзилә Вахитова һөнәри бәйрәм уңаеннан район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның Мак­тау кәгазе белән бү­ләкләнде. Хезмәте өчен икенче һәм өченче дәрә­җәдәге медальләр, күп­санлы Мактау кәгазе, Рәх­мәт хатлары да алган. Әмма иң олы рәхмәт - эштә ишетелгәне, дип саный Фәнзилә ханым. "Һөнәребезнең үзенчәлеге - рәхмәт сүзен сирәк ишетәбез. Процесс тәмам булгач килеп, рәхмәт әйтсәләр - димәк, тырышлыгың, хезмәтең бушка китмәгән", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбицы судебные приставы суд