Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

10 август — физкультурачылар көне

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның спорт сөючеләре! Сезне барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәмне күп кенә райондашлар — гади хезмәткәрләрдән алып, спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче спортчылар — барысы да үзләренең шәхси бәйрәме итеп кабул итәргә хаклы. Без бүген үзләренең шәхси үрнәкләре, җиңүләре белән башкаларны рухландырып торучы спортчыларыбызны данлыйбыз. Соңгы елларда безнең район спортчылары дәрәҗәле Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңү артыннан җиңү яулыйлар. Кайбычлыларның ял вакытларын спорт чараларында актив катнашып үткәрүләре сөендерә. Ә район хакимиятенең бурычы — спорт белән шөгыльләнү өчен күбрәк яхшы шартлар тудыру. Спорт аша без районның икътисадый, социаль, мәдәни һәм рухи үсешенә ирешәчәкбез.
Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек телим. Кайбыч спортчыларының даны еракларга таралсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев