Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

14 яшьтән хезмәткәрләр алырга әзер компанияләр саны арта

Бу хакта «Татар-информ»га SuperJob. ru матбугат хезмәтендә сөйләделәр

«Бүген компанияләрнең 12 проценты яшүсмерләрне эшкә ала, тагын 6 процент мәктәп укучыларына һәм 18 яшьтән кечерәк студентларга стажировкалар тәкъдим итә. Уңай динамика билгеләп үтелә: ике ел элек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырырга әзер оешмалар саны 4 процент кына, ә стажировкаларны ун эш бирүченең берсе генә тәкъдим итте», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге яшүсмерләр эшне еш кына мөстәкыйль таба. Сораштыру күрсәткәнчә, ун очракның дүртесендә (38 процент) бала эшне үзе тапкан, 29 процент очракта — әти-әниләре, 17 процент очракта дуслары ярдәме белән.

Әгәр вакансияләрне «14 яшьтән башлап эш эзләүчеләр өчен» тамгасы белән анализласаң, SuperJob. ru порталында ешрак сатучылар һәм кассирлар, клиент сервисы һәм call-үзәкләр белгечләре, курьерлар һәм заказ җыючылар, бариста һәм җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре позицияләре очрый.

Резюме урнаштырган 14-17 яшьлек эш эзләүчеләр арасында заказ җыючы, сатучы-кассир, курьер, call-үзәк операторы, бариста-официант, сәүдә залы хезмәткәре кебек позицияләр аеруча популяр.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев