15 февральдә илебез халкы Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә
Әлеге көн уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
— Хөрмәтле әфганчылар, хәрби бурычын башка кайнар нокталарда фидакарьләрчә үтәп, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарыбыз! Батырлык үрнәге күрсәткән өчен сезгә район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез илебез территориясеннән читтә үзегезнең тормышыгыз бәрабәренә Ватан боерыгын үтәгәнсез. Шуңа да илебез сагында чын патриотлар торуына горурланабыз. Сез, кырыс сынауларны намус белән үтеп, какшамас сугышчан туганлыкны саклап калдыгыз. Күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган егетләребез — Олы Тәрбиттән Владимир Драндров, Мәлкидән Валерий Волков, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗанов, Кошманнан Мансур Миңнуллинны искә алабыз. Аларның туганнары, якыннары алдында баш иябез. Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән сугышчыларның тиңдәшсез тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә — Кораллы Көчләрдә һәм хокук тәртибен саклау өлкәсендә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук яшьләрне ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү эшендә дә кирәк.
Ил-көннәребез тыныч булсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев