15 июньнән Олан – Каратун трассасы участогы реконструкциягә ябыла
Татарстанның Апас районында 15 июньнән төбәк әһәмиятендәге Олан — Каратун автомобиль юлында транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатачаклар.
15 июньнән Олан — Каратун трассасы участогы реконструкциягә ябыла
Чикләү автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында федераль законның 30 маддәсе нигезендә кертелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Машиналар хәрәкәте трассаның 39,9нчы чакрымнан 44нче чакрымга кадәрге участогында ябылачак. Бу «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган реконструкция эшләре белән бәйле.
Әлеге участокта хәрәкәт 2026 елның 31 июленә кадәр ябык булыр дип көтелә.
Машина йөртүчеләргә расланган хәрәкәт схемасы нигезендә Олан — Каратун — Олы Кайбыч юлы, Олы Кайбыч авылын әйләнеп үтү, шулай ук Олы Кайбыч — Колангы участогы кебек альтернатив маршрутлар тәкъдим ителгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев