16 мартта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре
-
Фәннур Нигъмәтҗанов, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы:
— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, хезмәт ветераннары! Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Безнең коллектив куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән уңайлы тормышка нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Үз эшләренә дистәләрчә еллар биргән, ә бүгенге көндә тәҗрибәле остазлар булган шушы тармак ветераннарына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм тотрыклылык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев