21 апрельдә Җирле үзидарә көне
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлавы.
— Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Бүген җирле үзидарә җирле һәм гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле чара булып тора. Әлеге органнарның нәтиҗәлелеге күбесенчә дәүләт хакимияте структуралары, сәяси партияләр, гражданнар бер-ләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлеккә бәйле. Кайбыч районы муниципаль хезмәткәрләре командасына югары һөнәри осталык, туган җиргә тирән мәхәббәт, аның киләчәге белән ихлас кызыксыну хас. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, районның социаль-икътисадый өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча бурычларны хәл итәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм билгеләнгән планнарыгызда уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев