Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узачак

24-26 апрельдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Чара мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, журналистларны, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Акциядә катнашу ирекле һәм бушлай. Яшенә, җенесенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, анда һәркем катнаша ала.

Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла, ул туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Чара ике форматта уздырыла: офлайн — махсус оештырылган мәйданчыкларда (мәктәпләрдә, университетларда, мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә) һәм онлайн — diktant рәсми сайты аша. Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев