25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлавы:
— Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район данын еракларга танытуга зур өлеш кертәсез. Бәйгеләрдә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез. Районыбызда бәйрәмнәр уздыру, яңа проектлар уйлап табу, яшь талантларны барлау буенча да күп эш башкарыла. Гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган ветераннар, әлеге йөкне үз җилкәсендә тартучы хезмәткәрләр! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади ялкын, бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев