25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
74
0
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
—Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Мәдәният өлкәсен үстерү буыннар һәм халыклар арасында ышанычлы элемтәне, шәхеснең рухи яктан формалашуын һәм аның әхлакый нигезләрен, үз районыңа, илебезгә һәм халыкка мәхәббәт нигезендә яшь буынны тәрбияләү эшендә дәвамчанлыкны тәэмин итә. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, Кайбычданын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләреначып бирәсез. Мәдәният хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтегез, мәдәни мирасны саклауга өлеш кертүегез һәм кешеләргә бәйрәм бүләк итә белүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.Сезнең даими иҗади эзләнүегез алга таба да районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклауга һәм арттыруга, сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгәюнәлдерелгән булыр дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, илһам чыганагы, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар һәмиң кыю планнарыгыз, теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев