Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

30 апрельдә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

— Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр, бу тармакта эшләп киткән хезмәт ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет исеменнән чын күңелдән бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәте авыр да, мактаулы да. Үзегезгә йөкләнгән вазифаны намус белән үтисез, янгыннар урынына оператив рәвештә барып җитәсез. Коллектив хезмәтчәннәре җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз. Халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү җиһазларының торышын тикшереп торасыз. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "кайнар нокта"га чыгып китәргә әзер.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев