8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне
Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.
— Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре! Бу бәйрәмнең мөһимлеген социаль хезмәткәрләрнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мөмкинлеге чикле кешеләргә, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүләре билгели. Алар карамагындагы кешеләр турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк.
Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрүегез, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бу хезмәткә алыну һәм аны зур җаваплылык тоеп башкару бөтен кешегә дә бирелми, моның өчен ныклы ихтыяр көченә һәм сабырлыкка ия булу кирәк. Тырыш хезмәтегез ярдәмендә районыбызда мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, өлкәннәр, ялгыз гомер итүчеләр, ятим балалар, аз керемле, матди кыенлыклар кичереп яшәүче гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә.
Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев