Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

8 Март котлы булсын!

Кадерле хатын-кызлар!

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Кадерле хатын-кызлар! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 8 Март — ягымлы елмаюлы, сөенечле мизгелләрдән торган яраткан бәйрәмебез.
Хатын-кызлар — мәрхәмәт һәм шәфкать ияләре, рухи-әхлакый байлыгыбызны һәм гаилә төшенчәсенең асылында яткан кыйммәтле рухи хәзинәләрне саклаучылар. Алар яшь буынга тәрбия бирүдә төп рольне уйный, шул рәвешле җәмгыятебезнең киләчәгенә нигез сала. 
Гүзәл затларыбыз гаять җаваплы эшләрдә районыбыз һәм республикабыз үсешенә саллы өлеш кертә. Үз һөнәренең остасы, сәләтле һәм уңган булулары белән бергә, алар — балаларын өзелеп сөюче, кайгыртучы әни дә, тормышыбызга нур һәм яктылык өстәүче, безне игелекле эшләргә җилкендерүче дә.
Ватанны саклаучыларның әниләренә, тормыш иптәшләренә, тол калган хатыннарына, апа-сеңелләре һәм кызларына бәйрәм уңаеннан ихлас котлау һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Нәзакәтле, нәфис бу ханымнар һәм туташлар гаҗәеп эчке матурлыкка ия. Аларның какшамас рухына һәм ныклы ихтыяр көченә сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. 
Кадерле хатын-кызларыбыз! Сез өйләрегездә бәхет балкышын сүндермисез, мәдәниятебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшырасыз. 
Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, яңадан-яңа уңышлар телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев