8 Март котлы булсын!
Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары! Бу бәйрәм сезгә бәхет-елмаюлар, чәчәкләр китерсен, күңелләрегезгә мәхәббәт һәм рухи шатлык иңдерсен! Һәрвакытта да көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны ямьләвегезне дәвам итегез. Бу көн — сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәүче сабырлыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, дөньяны матуррак һәм игелеклерәк итә торган елмаюыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерү өчен менә дигән форсат. Сез безгә ышаныч тудырасыз, яңа җиңүләргә һәм казанышларга рухландырасыз, ләкин үзегез дә тормышның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешәсез. Сезнең җилкәгә тормышның зур йөге салынган, ә сез тирә-юньгә ямь биреп, гомер юлыннан җиңел, горур һәм матур атлап барасыз. Барлык гүзәл затларга бәхет, шатлык, сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев