Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Әй, гүзәл хатын-кызлар!

Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым!

Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:

— Хөрмәтле Кайбыч районы хатын-кызлары, якташларым! Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, гаилә бәхетен һәм иминлекне тәэмин итүче булып торган һәм шулай булып кала да. Бүген сез төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куясыз, районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары — барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз — аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Сез үсеп килүче буынга сабырлык үрнәге булып торасыз. Авыр сынаулар артта калсын, ә бүгенге тормышыгыз бары шатлык-сөенечләрдән генә торсын иде.
Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, имин көннәр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм уңышлар телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек яктыртып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев