Ак юллар сезгә, чыгарылышлар!
Кадерле чыгарылыш класс укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан чыгарылыш класс укучыларына мөрәҗәгать итте:
— Кадерле чыгарылыш класс укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу — һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу — өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Мәктәптә сез белем алдыгыз, сәләтегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Хәзер сез киләчәк тормышыгызны һәм һөнәр сайлау алдында торасыз.
Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә яныгызда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, белем биргән укытучыларыгыз, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Алар сезгә зур өметләр баглый һәм тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.
Мәктәптә сыналган ныклы дуслык сезне һәрчак озата барсын, остазларыгызның файдалы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда — чыгарылыш имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев