Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге җитәкчесенең Татар конгрессының Кайбычта узган утырышындагы чыгышы

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге 2016 елда оеша.

2019 елдан аның белән җитәкчелек итә башладым. Бу оешма җәмгыятьтәге хатын-кыз проблемалары, гаилә, кызлар тәрбиясе, онытылып килүче гореф-гадәтләрне кире кайтару юнәлешендәге зур эшләрне тормышка ашыра. 

Оешмабыз сафлары даими тулылана тора. Бөтен башлангычларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәмен һәм хуплавын тоеп эшлибез. Башка коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалардан аермалы буларак, «Ак калфак», иң беренче чиратта, милли традицияләр үрнәгендә булачак әниләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Районыбызда ел саен үткәрелеп килүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Татар кызчыгы», «Татар малае» конкурсы, 15-17 яшьлек укучы егет-кызлар арасындагы «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре моның ачык мисалы булып тора.

Авыл җирлекләрендә "Ак калфак«ның бүлекчәләре ачылды. Алар төрле һөнәр ияләре булган зыялы һәм милли җанлы ханымнарны берләштерә. Бәрлебашы, Олы Тәрбит авылларындагы җи­тәкчеләр Гүзәл Өметбаева, Гөлназ Гыйбадиева халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклауны­ максат итеп куйды. Борындыктагы җитәкче Зөлфия Сафиуллина һәм мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова чараларны авыл халкы белән генә түгел, ә районның барлык аккалфаклы­ларын чакырып, зур бәйрәм уздыра. Һәр җәйдә Борындыкның чәчәкле, мәтрүшкәле болыннарында үткәрелүче «Мәтрүшкә туе», «Бәрәңге» , «Йөзем» бәйрәмнәре моның ачык мисалы булып тора.

Аккалфаклылар, җәен район үзәгендә һәм авылларда узучы Сабан туйларында, районыбызның күпмилләтле халкы белән бергәләп, "Кичке уен«нарда катнаша. Халкыбыз бу бәйрәмне икенче Сабан туе кебек кабул итә. Читтән кунаклар чакырыла, ерактан туганнар, якташлар кайта. Бәйрәмгә килгән һәркем биеп, җырлап күңел ача. Кайбычтагы «Ак калфак» оешмасы әледән-әле төрле бәйгеләр тәкъдим итә. «Намазлыгым — йөз аклыгым», «Чиккән сөлгем — Сабан туе батырына», «Шәҗәрә — гаиләм тарихы» бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Хуҗа Хәсән авылыннан педагог Светлана Бартязова чиккән сөлге, беренче урынны яулап, Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган күргәзмәнең нәкъ уртасына эленде. 

Аккалфаклыларның тагын бер мөһим бурычы — ятимнәргә, авыруларга һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү. Физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм уздыру зур теләгебез иде. Безнең бу теләкне район җитәкчелеге дә хуплады. Шулай итеп, 2019 елдан барлык сәламәтлекләре чикле балалар һәм әти-әниләре өчен хәйрия бәйрәме оештыра башладык. «Ак калфак» оешмасы әгъзасы, эшмәкәр Илсөя Җәләлиева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч районы бүлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы Равил Җәләлиев үзләренең шәхси кафесында балаларга, әти-әниләренә һәр елны матур табын әзерли. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхсән үзе бәйрәмдә катнаша, балаларга бүләкләр тарата. 

Кайбычыбызда, татар халкының гореф-гадәтләрен искә алып, эчтәлекле итеп «Каз өмәсе» уздырылды. Әлеге чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, безне тагын да берләштерү йөзеннән халкыбызда сакланган «өмәләр традициясен» киң җәелдерү максатыннан оештырылды. Бу чараны үткәрүче, әйдәп йөрүче аккалфаклылар иде. Район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә катнашып, «Каздан пешерелгән татар халык ашлары» номинациясендә җиңү яулады.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасында хезмәт итүче хатын-кызлар һәрьяктан актив. Олы Кайбыч авылында «Кайбыч кызлары» бию коллективы һәм «Җәүһәр» җырчылары, «Ак җилкән» халык театры, Иске Чәчкаб авылында «Ак калфак», Борындык авылында «Яшь йөрәкләр» төркемнәрендә бик теләп катнаша. Алар районда узучы бер чарадан да читтә калмый. Авылларда әледән-әле концертлар, әңгәмә-очрашулар, матур чаралар оештыралар. Картлар һәм инвалидлар йортына барып, җырларын, биюләрен һәм үзләре бәйләгән җылы оекбашларын бүләк итәләр. 

«Кайбыч кызлары» һәм «Җәүһәр» төркемнәре 2022 елда VIII республика үзешчән башкаручыларның «Балкыш» фестиваль-бәйгесендә җиңү яулады. Шул ук елда Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә узган "Мәдәни һәм этник бәйге-фестиваль«дә беренче-икенче урыннарга, 2023 елда төбәкара «Язгы моңнар» татар халык иҗаты" бәйгесендә гран-прига, 2025 елда «Вятские выкрутасы» Бөтенроссиякүләм бәйге-фестивалендә икенче урынга лаек булды.

«Кайбыч кызлары» бию төркеме, 2024 елда «Балкыш» фестиваленең зона бәйгесендә «Бас әле» дигән татар халык биюе белән җиңү яулап, Габдулла Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә гала-концертта чыгыш ясады. Бу елга да планнар зурдан. «Балкыш» фестиваленә «Мәтрүшкә туе» дип аталган, татар халкының гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән сугарылган яңа бию әзерләдек. 

Аккалфаклылар татар халкының гореф-гадәтләре белән бергә дини йолаларны саклауда зур тырышлык куя. Галия Кайбицкая музеенда барлык ураза тотучы аккалфаклылар катнашында ифтар ашы оештырылды. Бу музей Олы Кайбычтагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җыелу урынына әйләнде дисәк, мөгаен, ялгышмабыз. Оешма әгъзасы буларак, музей директоры Чулпан Камалиева милләткә хезмәт итү юлында зур тырышлык куя. Биредә еш кына утырышлар, төрле матур чаралар уздырыла, киңәш-табыш итәләр. "Ак калфак«ның изге максатын ачып салу өчен бик күп үтемле чаралар үткәрелә. Оешманың эшчәнлеген алып бару турында фикер алышулар уза, планнарның үтәлешенә нәтиҗә ясала, очрашулар оештырыла. 

Җәйнең соңгы аенда районда «Җырлый торган авыл» бәйге -фестивале игълан ителә. Бу чарада да аккалфаклылар, авыл халкы белән бергәләп, җырлап-биеп матур бәйрәм оештыра. 

Район үзәгендәге мәдәният йортында эшләүче «Ак җилкән» халык театры җитәкчесе Светлана Зиядиева аккалфаклыларны спектакльдә катнашырга чакыргач, алар берсүзсез риза була. Өлкәннәр көненә багышлап Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектакле­ куелды. Спектакльне халык бик җылы кабул итте. 2025 елда әлеге спектакль республикакүләм бәйгедә беренче урынны яулады.

Авыллардагы «Ак калфак» кызлары районда үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша. Үзләре дә төрледән-төрле бәйрәмнәр, күргәзмәләр, мастер-класслар уздыра, район күләмендә нинди генә чара үткәрелмәсен, алар гел бергә. Мәсәлән, бергәләп районкүләм «Кичке уен», «Нәүрүз», һәр татар авылында «Авыл көне», Олы Кайбыч һәм Кошман авылларында зурлап каз өмәләре, ифтар мәҗлесләре, ветераннар белән очрашулар уздырылды. Өмәләр җыр, бию, уен һәм мастер-класслар белән үрелеп барыла. Олы Кайбыч авылында яшәүче Гүзәл һәм Рәмис Хәялиевлар йортында «Өй юу өмәсе» оештырылды. Озак еллар буена Кайбычта судья­ булып эшләгән Гүзәл ханым Хәялиева — Олы Кайбыч авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе. Шулай ук оешмада хатын-кызларны яклау, аларга хокукый яктан ярдәм итү, юридик мәсьәләләр буенча эшчәнлек алып бара. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне кайгырту, аларга ярдәм итү — безнең бурычыбыз. Районыбызда «Ак калфак» оешмасы бу эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Гуманитар ярдәм җыю пункты «Салават күпере» спорт- сәламәтләндерү комплексында оештырылды. Ике ел эчендә монда маскировка челтәрләре үрелде, окоп шәмнәре ясалды, оекбаш, бияләй, мунчала бәйләнде, өй токмачы, торт, чәкчәк, печенье, үлән чәйләре әзерләнде. Халыктан җыелган суммага, кайнар ноктадагы егетләребез өчен барлык кирәк-яраклар алынды. 2025 елдан гуманитар ярдәм әзерләү өчен, админстрация бинасында "Помощь СВОим — Үзебезнекеләргә ярдәм«дип аталган үзәк оештырылды. Аккалфаклыларның бу тырышлыгы өчен район җитәкчелеге һәрдаим рәхмәтен җиткереп тора. 

Яшьләр арасында аңлату эшләрен алып баруга аеруча зур игътибар бирелә. Балалар, яшьләр өчен бик күп мастер- класслар уздырып, элек киң кулланышта булган, гореф-гадәтләребезнең төп юнәлешен тәшкил иткән, онытыла башлаган кул эшләрен өйрәтү буенча да даими эш алып барыла һәм ул туктаусыз дәвам итә. Бу нисбәттән, Хуҗа Хәсән авылыннан сөлге, намазлык чигү, калфак, түбәтәй ясау остасы Светлана Бартязова зур игътибарга лаек. Без һәр эшебезне Татар конгрессы, «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе, ветераннар советы һәм район мөхтәсибе белән берлектә алып барырга тырышабыз.

Аккалфаклылар республика, регионара күләмдә уздырылган чаралардан читтә калмый. Күрше районнарга барып, тәҗрибә уртаклашабыз. Үзем 2025 елның октябреннән Кайбыч районының үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре оешмасын җитәклим.

Җәмилә Сагиева, 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев