Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәмилә Сәгыева: «Картлар йорты — шәфкатьлелек йорты»

Күңел төшенке вакытта юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти.

«Кеше күңеле пыяла — саксыз тисәң, уала», — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Кайбыч ветераннар советы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә «Сезгә өй җылысы бүләк итәбез» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.

Автобустан төшеп, Картлар — шәфкать йорты тәрәзәләренә күтәрелеп карагач, күңел тетрәнде, ә бусагасын атлап керүгә, күзләргә яшь тамчылары йөгерде, чөнки биредәге һәр кешенең йөзен җанны әрнетерлек моңсулык баскан иде. Шулай да алар безне бик җылы каршы алды.

Татар халкы бер генә җиргә дә буш кул белән бармый. Без дә һәр гаиләдә әзерләнә торган кабак бәлеше, җимеш, шулай ук яшелчә белән әзерләнгән пироглар, кайнаткан шикәр, көз фасылының бүләге — тозлы гөмбә, яшелчәләр, салатлар һәм башка тәм-томнар алып, картларыбыз өчен мулдан бәйрәм табыны кордык. Табынның күрке булып, өстәл түрендә дөге бәлеше урын алды.

Гаилә җылысы белән сугарылган матур бәйрәмебез күчтәнәчләр тулы табын артында башланып китте. Гөлшат Әхмәдуллина баянын сыздырып җибәргәч, «Кайбыч кызлары» төркеме, җыр-моңга күмеп, биредә яшәүче әби-бабайларны күңел җылысына төрергә ашыкты.

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева һәркемне җылы сәламләп, изге теләкләрен җиткерде:

— Өлкәнәйгән көндә язмышларның ничек үзгәреп китәчәген берәү дә белми. Ни кызганыч, кайберәүләр картаеп барганда ялгызы да торып калырга мөмкин. Ул чакта инде бу шәфкать йорты сыеныр урынга әйләнергә ихтимал. Монда җылы аш, чиста урын-җир, сезне караучы, хәстәрләүче кешеләр бар. Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлектән аермасын, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы телибез сезгә.

Билгеле, биредә төрле милләт кешеләре гомер кичергәнгә, чыгышыбыз ике телдә барды. Бергәләп яшь чакта җырланган җырларны башкарганда әби-бабайларның йөзләренә елмаю иңде. Бер гаилә кебек, күңелләре күтәрелеп, ачылып сөйләшә башладылар. Бу йортта яшәүче олы кешеләрнең елмаюын күрү, алардан рәхмәт ишетү үзе бер шатлык бит ул.

Авылдашыбыз Әлфия Гарәфетдинова әниләргә багышлап язылган йөрәкләрне тетрәндерерлек шигырь сөйләгәндә, күңелләрендәге уйларга батып, күз яшьләрен сөртеп утыручылар аз түгел иде. Аларга карап, без дә яшьләребезне яшерә алмадык.

Шундый урыннарда булгач, җаннар тетрәнә, безне алда ниләр көтә икән дип, уйланасың. Әйе, һәр кешенең үз язмышы. Шулай да бу дөньяда изге эшләр күбрәк эшләп, әти-әниләребезне рәнҗетмичә яшәсәк иде. Алар бит, бар көчләрен куеп, безгә белем-тәрбия биргән, ачлыктан, юклыктан саклаган. Без дә аларны кадер-хөрмәтебездән өзмичә, авыр тормыш сынауларына юлыктырмыйча яшәсәк иде.

Онытмыйк, һәркемне дә алда картлык көтә, ә аның нинди булачагын Аллаһы бер Үзе белә...

Җәмилә Сәгыева, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев