Әни – җирдә иң зур кеше
Районда яшәүче барлык әниләр!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
Районда яшәүче барлык әниләр! Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми—сүрелми. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатыйхасы аша гына ирешеп була. Бүген без, илебез иминлеге сагында торучы солдат әниләре һәм хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның аналары, тормыш иптәшләре алдында башыбызны иеп, аларга рәхмәтләр әйтәбез.
Бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев