Әни – җирдә иң зур кеше
Районда яшәүче барлык әниләр
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
Җәмгыятебездә эшләүче барлык әниләр, лаеклы ялдагы апа-әбиләр! Сезне чын күңелемнән матур бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм! Бу матур көндә сез какшамас кыйммәтләрне — өмет, ышаныч һәм мәхәббәтне саклаган өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Йортыгыз мәхәббәт, гармония, җылылык һәм елмаю белән тулы булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Ана мәхәббәте изге гамәлләр эшләргә омтылыш бирә, кыенлыкларны кичерергә өйрәтә, таяныч булып тора. Сезгә күңел тынычлыгы, сабырлык, киләчәк көннәргә ышаныч телим. Балаларын махсус операция зонасына озаткан әниләргә аерым кайгыртучанлык күрсәтәсе килә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев