Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Анна Козина ТР Рәисе белән очрашуда катнашты

Анна Михайловнаның һәр иртәсе догадан башлана. Әни догалары... «Мин көн саен Ходайдан Николайның исән - сау кайтуын сорыйм», – ди ул, уллары һәм оныгының фотоларын кулларына алып.

Сындыра алмаган сынау кешене тагын да көчлерәк итә, диләр. Россия Герое Владимир Козинның әнисе Анна Михайловна белән очрашкач, моңа тагын бер тапкыр инандым. Чандыр гына гәүдәле бу ханымның махсус операциядә батырларча һәлак булган кадерле кешеләре — улы Володя һәм оныгы Николайны югалтуын ныклык белән кичерүенә сокланмый мөмкин түгел.

Безнең райондагы бердәнбер чуваш авылы Кече Мәмегә Анна Козина белән очрашуга барганда, укучыларыбызга аның Россия Героен тәрбияләп үстергән бөек ана булуын җиткерергә теләдем.

Анна Козинаның тормышында сынаулар аз булмаган. Ул, махсус операциядә иптәшен күкрәге белән каплап, 22 яшендә һәлак булган оныгы Николайның хәсрәтеннән ныгып та җитми, тагын кайгы килә: улы Владимир, яраланган хәлдә, хезмәттәшләрен коткарып, үзен граната белән шартлата. Ана күңеле хәзер алгы сызыкта көрәшүен дәвам итүче ул Николай өчен ут йота. Анна Михайловна ана догаларының көчен белә, шуңа күрә һәр көне аларны укудан башлана.

Анна Михайловна тормыш иптәше Николай белән биш бала тәрбияләп үстерә: уллары Вячеслав, Иван, Николай, Владимир һәм кызлары Светлана. «Эшләмәгән бер генә көнем дә булмады. Уналты яшемдә дус кызларым белән Киров өлкәсенең Ленгасово шәһәренә китеп, тимер юлга эшкә урнаштым. Берничә ел эшләгәннән соң, туган авылыма кайттым.

Абыем армиягә киткәч, әниемә ярдәм итәргә кирәк булды. Башта мәктәптә буфетчы булып эшләдем. Аннары пенсиягә чыкканчы почта тараттым. Николай өйләнешкәнче киномеханик иде, соңрак тире җыйды. Гектарлап чөгендерен дә утадык, абзар тутырып терлеген дә асрадык. Хәзер тавыклар гына тотам. Балалар кечкенә иде. Аларны ашатырга, үстерергә, аякка бастырырга кирәк булды.

Николай Марий Элдан бүрәнә алып кайтты да, 1971 елда йорт салдык», — диде Анна Михайловна. Һәр почмагы диярлек улын хәтерләткән бу зур йортта ул хәзер ялгыз яши: «Володя монда күп нәрсәне үз куллары белән эшләде: штукатурлады, түшәмнәрен ясады, өйгә су кертте, мунчаны төзекләндерде. Олыгайдым инде, көч-куәт тә элеккеге кебек түгел. Шуңа күрә улым әле тагын да ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин өлгермәде...»

Володя тик торуны белмәгән 

Батыр уллар тәрбияләгән Анна Козинага хәзер 78 яшь. Аяклары авыртуына карамастан, ул әле дә хәрәкәттә. Вак-төяк хуҗалык эшләре аны бераз булса да уйланулардан арындырып тора. Йорт каршындагы бакчада пионнар гөрләп чәчәк ата. Сетка белән уратып ясалган вазоннарда да чәчәкләр үсә. «Менә бит монда кадәр чыгалар», — ди хуҗабикә, артыннан ияргән кош-кортны куып. Бакчада бер бөртек чүп үләне тапмассың. Һәр җирдә гадилек һәм пөхтәлек. Өйдә дә шулай. Стенада гаилә фотолары, почмакларда — иконалар.

Совет чорында төшерелгән бер фотода бөтен гаилә сурәтләнгән: әтисе кечкенә Светлананы күтәргән. Гаилә башлыгының вафатына да чирек гасырга якын вакыт узган. Бу еллар эчендә балалар үсеп, гаилә корган. Һәрберсе тормышта үз урынын тапкан.

«Владимир балачактан ук бал яратты, шуңа күрә бакчабызда умарта тотты. Бал кортларын алар хатыны Людмила белән бергә карады. Ул тик торуны белмәде. Мунча керергә яратты. Авылга кайткач, көн саен яга идем. Чираттагы ялдан соң махсус операция зонасына киткәч, төшкә керде. Мунча ягуымны сорады. Ул вакытта исән булмагандыр инде, күрәсең», — дип искә ала геройның әнисе. 

Залдагы өстәлгә куелган купшы чәчәк бәйләменә игътибар иттем. Аны Анна Михайловнага Казан Кремлендә Россия көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бүләк иткәннәр. Бу чарага Татарстаннан һәлак булган Россия геройларының әти-әниләре чакырылган. «Безне бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләр артында хөрмәтләделәр. Танылган артистлар катнашындагы концертта патриотик җырлар яңгырады, мин күз яшьләремне тыя алмадым. Бу очрашуда катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яныма килде һәм, „Еламагыз, тынычланыгыз“ дип, аркамнан сыйпап юатты», — диде Анна Михайловна, күз яшьләрен сөртеп.

Сеңлесе өчен үрнәк булган

Аның Казанда яшәүче кызы Светлана белән дә аралаштык. Ул абыйсын тирән ярату һәм хөрмәт белән искә алды. «Минем өчен ул һәрвакыт абруйлы булды, аның гаять зур ярдәмен, җылы мөнәсәбәтен һәм минем өчен борчылуын тоя идем. Нәкъ менә ул ахырга кадәр көрәшергә, башлаган эшне җиренә җиткерергә өйрәтте, — диде Светлана Николаевна. — Мәктәп елларын яхшы хәтерлим. Ул һәрвакыт нәрсә белән булса да мавыга иде. Берара фото түгәрәгенә йөрде: караңгы бүлмәдә дуслары белән фотосурәтләр ясады. Өйдә аның куллары белән ясалган фотолар күп. Үсә төшкәч, Володя куян үрчетә башлады. Ул аларны бөтен күңелен биреп тәрбияләде. Кайсының кайчан туганын дәфтәргә язып барды. Куяннарның саны җитмешкә җитте.

Ул алар белән никтер татарча сөйләште. Бу бераз сәер тоела иде: чөнки татар телен без күрше-тирә авыллардан әти янына килүчеләрдән генә ишетә идек.

Балык тоту да абыемның яраткан шөгыле иде. Йоклап калмас өчен, ул будильникны буш чиләк астына куя иде. Иртәнге сәгать биштә торып, иптәшләре белән күлгә китәләр. Камага да бардылар. Кыш көне балык тоту аңа аеруча ошый иде. Абый, мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетына укырга керде. Бернинди әзерлексез. Хәтере яхшы, сөйләме матур булу йогынты ясагандыр, күрәсең. Мин гаиләдә бердәнбер кыз һәм балалар арасында иң кечкенәсе булганлыктан, абыйларым мине иркәләп үстерде. Казанга алып китеп, киендереп кайталар иде. Володя мине аеруча яратты. Туксанынчы елларда, студент чагында, миңа ул чакта бик тә популяр булган «Дзинтарс» помадасын һәм «Шахрезада» духиен алып кайтканын хәтерлим.

Ул үзе дә шул вакытта әле әти белән әни акчасына яши иде. Мине сөендерер өчен, үзенә акчаны кысыбрак тоткан.

Икенче курстан соң Володя армиягә китте. Ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итте. Рәсемне оста ясый иде, армиядән төсле Яңа ел открыткалары җибәрде. Володя белән озак вакыт Казанда бер фатирда яшәдек. Мин укырга килдем, ә ул армиядән кайтты. Хәрби хезмәттән соң бер ел милиция батальонында эшләгәч, үз эшен ачты.

Абыем туганлык җепләрен кадерләп саклап яшәде. Туганнарны җыярга, мәҗлесләр оештырырга яратты. Традиция буенча, җәй көне дусларын, якыннарын, күршеләрне җыйды.

Гаиләсе белән кайтып йөрде. Тормыш иптәше Людмила — уңган хуҗабикә. Мул итеп табын корып, туган-тумачаны кунак итәргә оста. Шундый очрашуларның соңгысы, абый инициативасы белән әнинең 75 яшьлек юбилеенда булды. Ул барыбызның бергә җыелуына бик сөенде. Володя тормышның кадерен белеп, һәр көнгә шатланып, гореф-гадәтләрне саклап яшәде. Җырларга яратты. Бу, мөгаен, аңа әтидән бирелгәндер. Аның бөтен туганнары табын артында җырларга ярата. Володя мәҗлесләргә әтинең 87 яшьлек сеңлесе, рус җырларын яхшы белүче Вера Ивановнаны да чакыра иде.

Абыем ветераннарга хөрмәт күрсәтте. Кызларын да моңа өйрәтте. Аларның 9 Майда туганыбыз — тыл хезмәтчәне Мария Николаевнага чәчәкләр бүләк итүен хәтерлим. Җиңү көнен һәрвакыт әти-әни йортында билгеләп үттек, бакчада өстәл артында җырлар яңгырап торды. "Катюша«ны чуваш телендә җырлавыбыз истә калган. Бервакыт, кунаклар киткәннән соң, абыйның муллыкта яшәвебезнең, булганның кадерен белергә кирәклеген әйтүен беркайчан онытмам.

Володя белән Николайның контракт төзүе очраклы түгел дип уйлыйм. Чын патриотизм хисе аларга әни сөте белән дә, өч ел артиллерист булып хезмәт иткән әтинең «Әгәр мине чакырсалар, хәзер дә барачакмын», дип әйткән сүзләре белән дә кергәндер. Володя тырыш булды. Кызларын да эшкә өйрәтте. Аларны хәтта бал кортларын карарга да алып чыга иде.

Ул балаларын тәрбияләүгә җаваплы карады. Һәр сүзе мәгънәле, эш-гамәле үрнәк булды. Миңа еш кына аның кызлары белән фильмнар, телевизион тапшырулар турында фикер алышуын ишетергә туры килде. Ул башкаларны да илһамландыра, берләштерә, үзе артыннан ияртә белде. Безнең балаларны да мавыктыра, үзе белән балык тотарга алып бара иде.

Малайлар аңа тартылды. Ул аларны үз үрнәгендә, тәртибе һәм сөйләшүләре белән тәрбияләде. Ул моны чын педагогларча эшли белде. Минемчә, махсус операциядә һәлак булган туганыбыз Николайга да күп нәрсәне ул салган. Урамда, туып-үскән йортыбыз янында ул утырткан каштан, юкә, нарат агачлары үсә. Абыем чын иптәш иде. Аны соңгы юлга озатырга бик күп дуслары җыелды«.

Абыйлы-энеле Вячеслав һәм Иван гаиләләре белән Кече Мәмедә яши. Икесе дә юл төзелеше өлкәсендә эшли. Туган нигезләрендә еш булалар.

Контракт буенча хезмәт итә

Хәзерге вакытта Авдеево юнәлешендә БМП механик-водителе булып хезмәт итүче Николайның гаиләсе Колаңгыда яши. Аның тормыш иптәше Алевтина һәм улы Дмитрий бетон заводында эшли. Савелий һәм Маргарита мәктәптә укый. «Николай махсус операция зонасына китү карарын күптән кабул итте. Ул читтә кала алмады. Абыйсының улы һәм абыйсы махсус зонага киткәнгә күрә, ул да анда булырга тиеш дип санады. Хәзер аңладым, ул безне моңа әкренләп алдан әзерләгән, еш кына бу хакта сүз кузгата иде: „Миннән башка яшәргә күнегә торыгыз“.

Савелийның сәламәтлеге белән җитди проблемалары булуга карамастан, авыру әниемне карарга кирәк булса да, ул үз сүзендә нык торды. Мин аны бу фикереннән кире кайтыр дип өметләндем. Ләкин алай булмады. Николай, медицина комиссиясен узгач һәм контракт төзегәч, безне факт алдында куйды: „Мин анда кирәгрәк, үгетләмәгез дә. Кисәтмәү яхшырак.

Сез монда миннән башка да булдырачаксыз.“ Мин шок хәлендә калдым. Ул, контрактка кул куйганда, кая баруын яхшы белде. Чөнки Таҗикстанда кораллы конфликтта катнашканы бар иде. Әмма, аның әйтүенчә, сугышчан хәрәкәтләр хәзер бөтенләй бүтәнчә— технологияләр һәм компьютерлаштыру дәрәҗәсендә бара. Аның белән күбрәк язып аралашабыз, еш сөйләшеп булмый», — диде Алевтина Николаевна.

Аның әйтүенчә, өлкән улы Дмитрий да, авиация техникумын тәмамлагач, контракт буенча хезмәт итәргә теләгән, ләкин медицина комиссиясен үтә алмаган. Козиннардагы патриотизм — гаиләләренә хас сыйфат, ул буыннан-буынга тапшырылып килә.

Анна Михайловна менә шундый кыю уллар һәм оныклар — илне нацизмнан азат итү өчен гомерләрен дә бирергә әзер булган чын мәгънәсендә батыр сугышчылар, кыю патриотлар тәрбияләгән. Халык әйтсә, хак әйтә: герой булып тумыйлар, яши-яши герой булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев