Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җәннәт аналарның аяк астында

Кадерле хатын-кызлар, әниләр, дәү әниләр!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерә:

Кадерле хатын-кызлар, әниләр, дәү әниләр! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән чын йөрәктән котлыйм. Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул — әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. Бүген төрле сәбәпләр аркасында кечкенәдән үк ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче мәрхәмәтле аналарына тирән ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәтемне җиткерәм.
Күпме әни бу көннәрдә сагыш уты эчендә, Ватаныбызны якларга киткән улын, тормыш иптәшен, оныгын көтеп яши. Шул ук вакытта аларның шундый ватанпәрвәр уллар тәрбияләве үзләренә карата горурлык хисләре уята. Йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, әниләр. 
Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев