Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәннәт аналарның аяк астында

Кадерле хатын-кызлар, әни­ләр, дәү әниләр-әбиләр!

Игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерә:

Кадерле хатын-кызлар, әниләр, дәү әниләр-әбиләр! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Әниләр көне белән чын йөрәктән котлыйм. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар — дөньябызның яме, иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.
Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү — һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.
Төрле сәбәпләр аркасында кечкенәдән үк ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче мәрхәмәтле аналарга тирән хөрмәт һәм рәхмәтемне җиткерәм.
Күпме әни бу көннәрдә сагыш уты эчендә, Ватаныбызны якларга киткән улын, тормыш иптәшен, оныгын көтеп яши. Шул ук вакытта аларның шундый ватанпәрвәр уллар тәрбияләве үзләренә карата горурлык хисләре уята. Ватан хакына куйган хезмәтегез, күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, әниләр!
Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Балаларыгызның игелеген күреп, алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев