Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Апрельдә Казан — Канаш — Казан маршруты буенча йөрүче поездларның расписаниесе үзгәрә

Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6357нче Казан-Канаш электричкасы 2 апрельдән 20 апрельгә кадәр Зөя станциясенә кадәр — гамәлдәге, аннан соң үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк. Ул Канашка биш минутка соңрак — 20.38 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Шул ук чорда 7024нче Канаш — Казан поезд Төрләмә станциясенә кадәр — гамәлдәге, шуннан соң үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк. Ул Казанга 22.07 сәгатьтә — дүрт минутка соңрак киләчәк.

«2, 6, 9, 13, 16 һәм 20 апрельдә поезд расписаниедән чыгарылган», — дип искәрттеләр компаниядә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев