Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Арыслан авылында матур үзгәрешләр

Табигатьнең матур почмагына урнашкан 178 кеше яшәүче Арыслан авылы соңгы вакытта матур үзгәрешләр кичерә. Күршедәге Колабирде авылы белән Арыслан арасындагы юлга вак таш салынуы моңа кадәр баткак юлда интегүләрдән азат иткән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны үзара салым акчасына сугыш каһарманнарының якты истәлегенә һәйкәл төзелгән, егерменче гасыр башларында...

Арыслан мәктәбен танырлык та түгел хәзер: тышкы яктан металл сайдинг белән тышлаганнар, түбәсен япканнар, мәктәп эчендәге стеналарны да яңартканнар, идәннәрен алыштырганнар. Әле шушы араларда мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән берлектә бирегә төзекләндерү эшләре белән танышырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ремонтка үз бәясен бирде.
-Иске мәктәп белән хәзергесе арасында аерма җир белән күк арасы. Биредә ремонт нигездә төгәлләнгән инде, җир кипкәч башкарылучы эшләр генә калып бара,- диде ул төзүчеләр эшчәнлегенә уңай бәя биреп. -Мәктәпне уку елы тәмамлаганда- 25 майда соңгы кыңгырау бәйрәмендә файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Балалар үзләрен 1 сентябрьдә шундый матур мәктәп көтәчәген белеп китсен дидек. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча кабул ителгән республика программасы никадәр балага шатлык бүләк итә.
Төзелеш эшләрен үзебезнең райондагы "Заман" җәмгыяте осталары алып бара. Равил Җәләлиев җитәкчелегендә эшләүче төзүчеләрнең тәҗрибәсе зур. Алар район авылларындагы бик күп кенә мәктәпләргә, мәдәният йортларына сыйфатлы итеп ремонт ясап, сыналган егетләр.
Арыслан башлангыч мәктәбе мөдире Елена Грошева әйтүенчә, биредә алты укучы белем ала. Киләсе елга бер бала укырга керә. Укучыларны Алсу Ногманова -татар теленннән, Елена Сәлахова инглиз теленнән килеп укыта. Алар башка мәктәрләрдә дә белем бирә.
- Авылыбыздагы бу мәктәп 1967 елда ук, ягъни 50 ел элек төзелгән. Аңа кадәр хәзерге клуб урынында сигезеллык мәктәп булган. Ул мәктәпне Багай авылына күчергәннән соң, башлангыч мәктәп төзелгән, - диде Елена Грошева мәктәп тарихы белән таныштырып.
Укучыларның әти-әниләре белән дә элемтәгә кердек.
- Мәктәптә авылның киләчәге тәрбияләнә. Үзем дә шушы мәктәптә укдым, ул вакытта ул сигезьеллык иде. Аннан соң Олы Кайбычка йөреп укыдык, - диде хуҗалыкта электрик булып эшләүче Евгений Гагаев. - Олы кызыбыз Инна быел Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлый, ул да башлангыч белемне туган авылыбызда алды. Икенче кызыбыз Анюта авылда дүртенче класста укый. Мәктәптә ремонт булуына бөтен авыл халкы шатлана, хәзер клубта да ремонт эшләре башланды. Кечкенә авылларга зур игътибар бирүләре өчен безне кайгыртучыларга зур рәхмәт.
Клублары исә 2001 елда ачылган. Район башлыгы тырышлыгы белән республика бюджетыннан аны ремонтлауга да акча бүлеп бирелгән. Арысланга визит көнне клубта да капиталь ремонт күләмен, нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләделәр. «Заман" төзүчеләре эшкә тотынган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арыслан авылында матур үзгәрешләр