«Август Кайбыч» узган елга йомгак ясый
Узып баручы елны төгәлләргә санаулы гына көннәр калганда, «Август-Кайбыч» җәмгыятенә юл тоттык. Әлеге эш сәфәреннән биредә булган матур үзгәрешләргә, зур күләмдә алып барылган эшләргә сокланып кайттык.
Барлы-юклы ике ел ярым вакыт эчендә 50 гектар мәйдандагы ачык кырда гаять зур авыл хуҗалыгы предприятиесе барлыкка килгән. Якты, иркен офиста Яңа ел рухы хөкем сөрә.
Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов белән «Август-Кайбыч» ның быелгы эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.
— Бу ел безнең өчен нәти¬җә¬ле булды. Чәчүлек орлык, запас частьләр белән тәэмин итүдә проблемалар күзәтелмәде, үсемлекләрне саклау препаратлары да вакытынд¬а кайтты. Яңгырлар аркасында көнбагыш чәчү озакка сузылды. Аны урып-җы¬¬юны декабрьдә генә төгәлләдек. Бөртекле, техник культуралар үстерүне дәвам итәбез. Быел чәчү әйләнешенә җитен һәм борчак керттек. Чәчүлек мәйданнары 39 мең 300 гектар тәшкил итте. Барлыгы 113 мең 350 тонна иген культуралары суктырып алдык. Язгы, көзге бодай һәм көнбагыш буенча планлы күрсәткечләргә ирештек, — диде Александр Александрович.
— Быел, җитештерү эшчәнлеге белән беррәттән, берничә объект: ике ашлык склады, ремонтлау мастерское, мега-ферманың бер өлеше, кунакханә һәм ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Ферма төзелеше график буенча бара, ул 2025 елның июнендә тапшырыла. Өлешчә файдалануга тапшырылган комплекска 700 баш тана кайтартылды.
«Узган ел белән чагыштырганда, предприятиедә нинди уңай күренешләр күзәтелде?» дигән сорауга, Александр Александрович «Беренче чиратта, инфраструктура һәм хезмәт шартлары», — дип җавап бирде. Директор әйтүенчә, җәмгыятьтә 289 хезмәткәр эшли. — Без коллективка лаеклы хезмәт хакы түләүне күз уңында тотып эшлибез.
Ел башында аның күләме артты һәм уртача хезмәт хакы 67 мең сумга җитте. Аны 81 мең сумга җиткерү өчен, киләсе елда 20 процентка индексацияләүне күздә тотабыз, — диде Александр Иванов. —Быел «Свияжскзернопродукт» ачылгач, ашлыкның күп өлешен шушы элеваторга ташыдык. Бу бездә игенне саклауны күпкә җиңеләйтте. Былтыр җиңсәләргә 80 мең тонна продукция салынган булса, быел нибары 13 мең тонна гына.
Ульянковода — 30, Хуҗа Хәсәндә 15 урынлык кунакханә ачылды. Бу максатка сатып алынган биналар ремонтланды, ул көнкүреш техникасы белән җиһазландырыды, кухня һәм душ бүлмәләре бар.
Предприятиедә кадрлар кытлыгы булуы беркемгә дә сер түгел: машина йөртүчеләр, механизаторлар, терлекчеләр кирәк. Проблеманы чишү юлы — хезмәткәрләрне башка төбәкләрдән җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү. Безгә Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Орлов, Воронеж, Пермь өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан эшчеләр, белгечләр килде. Тугыз белгечне арендалы фатир белән тәэмин иттек. Белгечләр өчен Олы Кайбычта ике йорт сафка басты.
Мега-фермада 130 кеше эшләячәк, хәзерге вакытта кадрларның 60 проценты гына тупланган.
Җәмгыятьнең төп нигезе — коллектив. Җаваплы хезмәтчәннәргә хөрмәтем зур. Начарлары бездә озак тоткарланмый. Өч ел эчендә бердәм команда тупладык. Баш белгечләр зур роль уйный.
Минем таянычым — җитештерү буенча урынбасарым Михаил Огнев, төзелеш буенча урынбасарым Фаил Камалов, баш агроном Рәис Мингазиев, баш инженер Илнур Гыйсмәтуллин, баш хисапчы Гүзәл Трубачева, баш экономист Алмаз Хәммәтшин. Алар — бурычларны уртак көч белән хәл итә торган команданың үзәге. Баштарак безнең коллектив Крылов мәсәле персонажларына охшаш иде: һәркем юрганны үзенә таба тартты. Хәзер фикерләре үзгәрде: «Барысы — берәү өчен һәм берәү — барысы өчен!». Бу мине шатландыра.
Киләчәккә планнары зур. 3700 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплексны төзеп бетереп файдалануга тапшыру, тәүлегенә йөз мең тонна сөт саву, мул уңыш үстерү, лаеклы хезмәт хакы түләүне максат итеп куялар.
Реклама. ООО «Август-Кайбицы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев