Авыл яши – Кошман гөрли!
Кошман мәдәният йортында китапханәче Гөлия Сафиуллина инициативасы белән «Без авылда яшибез» дип исемләнгән җылы очрашу үтте.
Ул авылны яраткан, аның киләчәге өчен борчылып яшәүче яшь гаиләләрне берләштерде.
Туган авылын җаны-тәне белән яратып, тамыры белән туфрагына берегеп яшәүчеләр генә авылда кала һәм аны яшәтә. Кошманда нәкъ менә шундый фидакарь, тырыш, булдыклы гаиләләр гомер кичерә. Җирдә эшләүчеләр, илне туендыручылар, икмәк кадерен белүчеләр — сүздә генә түгел, гамәлдә дә батыр булган хезмәт кешеләре алар.
Татарстанда авылларны саклап калу, үстерүгә юнәлтелгән «Авыл яши» дип исемләнгән пилот проекты эшләп килә.
— Бу проектның эшчәнлеген белгәч, безнең «Без авылда яшибез» дигән шундый чара оештыру идеясе барлыкка килде. Ул фикер миндә күптән бар иде инде. Авылдашыбыз Рушан Сайранов социаль челтәрдә: «2025 ел уңышлы булды. 2026 елда тагын да зуррак проектлар белән сөендерәчәкбез», — дигән сүзләрен укыгач, аны тормышка ашырырга булдык, — диде Гөлия Сафиуллина.
Эштә батырлар — авыл терәге
Динә һәм Рушан Сайрановлар — тәвәккәллек һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. Алар бишәр мең башка исәпләнгән ике кошчылык фермасында эш алып бара.Үзбәкстан, Белоруссиядән кайтартылган йомыркалардан алты партия утыртылып, узган ел 40 мең баштан артык чеби үстереп сатканнар. Кышкы сезонда ит юнәлешендә эшлиләр. «Авыл туризмын үстерү» федераль проекты кысаларында грант откан Рушан район үзәгендә «Чебиләр» дип исемләнгән күпфункцияле гаилә үзәге ачарга җыенуы турында сөйләде. Ул балалы гаиләләр өчен ял итү урыны булачак. Димәк, авыл кешесе бүген инде җитештерү белән генә чикләнми, хезмәтен заман таләпләренә яраклаштыра. Сайрановлар кебек тәвәккәл, тырыш, белемле, яшьтән үк үз бизнесын булдырган фермерларга ничек инде сокланмыйсың?
Бәхет — туган туфракта
Һәр авылның горурланырлык кешеләре була. Кошманда туып-үсеп, бүген Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев — шундыйларның берсе. Тормыш иптәше Илсөя белән крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, игенчелек һәм терлекчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшлиләр. Фермер продукциясен сату өчен үз кибетләрен ачканнар.
Җәләлиевларның юмартлыгы да авылдашлар күңелендә хөрмәт уята: өлкәннәр көнендә, Рамазан аенда мул табыннар коралар, корбан ашлары үткәрәләр, Кошмандагы матур эшләргә ярдәм итәләр. Төрле илләрдә булып, андагы тормышны күреп кайткан Җәләлиевлар туган ягыбызның кадерен тагын да ныграк аңлауларын, бездәге яшәү шартларының күпкә яхшырак булуын әйтте. Үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашып, яшь эшмәкәрләргә киңәшләрен бирделәр. «Бәхетне ерактан эзләргә кирәкми, ул туган туфракта» — ди ирле-хатынлы Җәләлиевлар.
Сарык — бәрәкәтле мал
Очрашуда сарыкчылык белән шөгыльләнүче Алинә һәм Илнур Садриевлар да катнашты. Алар эшне нәселле «Романовский» токымлы сарыклар сатып алудан башлаган. Мәгълүматны интернет аша өйрәнгәннәр, башка фермерлар тәҗрибәсен үзләштергәннәр.
— Малларның сәламәтлеген даими күзәтәбез, вакытында прививка ясыйбыз, профилактика чараларын күрәбез, — ди Илнур.
Садриевлар җир пайларын рәсмиләштереп, бер өлешендә җәй көне сарык асрый, икенчесендә печән үстерә. Кирәкле техниканы да сатып алганнар. Коръәндә сарык бәрәкәтле мал дип искәртелә — тырыш хуҗалар кулында ул чыннан да табыш һәм муллык чыганагына әверелә.
Гаилә — хезмәт мәктәбe
Авылда тагын бер эшчән гаилә — Садриевлар гаиләсе яши. Җыр-моңга гашыйк Марсель белән Ләйсән дүрт бала тәрбияләп үстерә. Күпләр шәһәргә ашкынган заманда, алар авылны сайлаган. Терлек асрыйлар, үз җирләрендә печән үстерәләр. Балаларын да хезмәт белән чыныктырып үстерәләр.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина үз чыгышында бу тырыш гаиләләргә рәхмәт белдерде.
— Бүген бирегә авылыбызның иң тырыш, булдыклы гаиләләре җыелды. Бу тырышлык элек-электән, бабаларыбыздан ук килә. Чөнки Кошмандагы кебек кирпеч сугучылар беркайда да булмаган. Шушы кәсеп белән алар үзләренә яшәргә акча тапкан, — диде ул. — Туксанынчы елларда эшкуарлык колач җәя башлагач, беренче шәхси эшмәкәрләр дә безнең авылдан чыкты. Еллар үтеп, заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, бүгенге көндә игенчелек тә, терлекчелек тә яшәешенең төп нигезен тәшкил итә.
Кошманның киләчәге өметле. Аның көче — хезмәт сөючән халкында, туган туфракка тугры калган гаиләләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев