Багайда җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләр бергәләп хәл ителә
Багай мәдәният йортында шушы авыл һәм Салтыйган, Арыслан, Колабирде халкын берләштергән җыен узды.
Халык белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов катнашты. Ул республиканың узган елдагы социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды.
Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова төп доклад белән чыгыш ясады. Ул отчет чорында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасын файдалану турында җентекләп сөйләде. Аны урам утларын, суүткәргечләрне ремонтлауга, рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә, юлларны карап тору, шулай ук янгын депосы эшчәнлеген тәэмин итүгә тотканнар. Рушания Кузнецова әйтүенчә, узган елның ноябрендә үк халык җыенында 2026 елга үзара салым акчасын файдалануның өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән.
Авыл җирлеге икътисадында шәхси ярдәмче хуҗалыклар зур роль уйный. Халык ит һәм сөт продукциясе җитештерү, сату белән актив шөгыльләнә.
Ел нәтиҗәләре буенча, җирлекнең гомуми кереме 46 миллион сумнан артык булган, ә бер хуҗалыкка уртача керем якынча 210 мең сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта сыерлар саны кимү күзәтелә. Шуңа карамастан, 100 сыердан 573 тонна сөт тапшырылган. Литры 31 сумнан табыш 16 миллион сумнан артык булган.
Җирлек башлыгы, авыл халкының көнүзәк проблемаларын хәл итүдә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен, Багайдан эшмәкәр Федор Крайновка һәм Салтыйганнан Илфат Саттаровка, шулай ук җирлекнең ветераннар советы рәисе Рушания Камаловага рәхмәт белдерде.
Рушания Кузнецова борчылу тудырган мәсьәләләрне дә күтәрде: узган ел җирлектә бер генә никах та теркәлмәгән, тулы булмаган алты гаиләдә ялгыз аналар 15 бала тәрбияли. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына һәм якыннарына сабырлык, якташларыбызның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Гуманитар йөк туплау, маскировка челтәрләре үрү, җылы киемнәр бәйләүдә, өй ризыклары — чәкчәк һәм токмач пешерүдә катнашулары өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул бәйрәмнәрне, шул исәптән Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чараларны үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән.
Фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге турында Арысланнан фельдшер Жанна Захарова сөйләде. Әлеге җирлектә өч фельдшер-акушерлык пунктына — Арыслан, Багай һәм Салтыйганда 439 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. Флюорографияне 310 кеше, маммографияне 57 хатын-кыз узган. Ел дәвамында дүрт кеше вафат булган, шуларның берсе эшкә яраклы яшьтә, калганнары — пенсионерлар. Төп сәбәпләр — йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология.
Фельдшер искәрткәнчә, 40 яшькә кадәрге кешеләргә диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң — ел саен узарга кирәк. Репродуктив яшьтәге 80 кеше район больницасында диспансеризация үткән. «Демография» илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкән 70 кеше тикшеренгән. 245 өлкән кеше һәм 30 бала диспансер исәптә тора. 75 кеше күчмә медицина комплексы белгечләре консультациясен алган.
— Алкогольне чамасыз куллану проблемасы һаман да кискен булып кала һәм эшкә яраклы яшьтәгеләрнең үлем сәбәпләренең берсе булып тора. Ел дәвамында республика наркология диспансерының наркологы һәм психологы район больницасында кабул итте һәм кодлаштыру процедуралары үткәрде, — диде Жанна Захарова.
Багай балалар бакчасы мөдире Светлана Гыйльманова хәбәр иткәнчә, башлангыч мәктәптә сигез укучы, Арыслан мәктәбендә — өч, ә балалар бакчасына алты бала йөри. Уку-тәрбия процессын оештыру өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына ихлас рәхмәтен җиткерде. Ул яшәү өчен уңай шартлар тудырылуын ассызыклады. Аерым алганда, җир пайлары өчен исәп-хисап мәсьәләсе җайга салынган: «Август-Кайбыч» җәмгыяте түләүләрне вакытында башкара, ә оешмада уртача хезмәт хакы 80 мең сумнан артып китә. Районда якынча йөз вакантлы эш урыны бар. Җирлек халкы Шүширмәдәге терлекчелек комплексында да эшли, аларны махсус техника белән йөртәләр. Анда да хезмәт хакы югары булып кала.
Очрашу барышында авыл халкы берничә мөһим мәсьәләне күтәрде. Аерым алганда, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Багайда буа төзү, шулай ук кырларны пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәрткәндә торак пунктлар янында буфер зоналар булдыру турындагы үтенечләр яңгырады. Альберт Рәхмәтуллин, мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлап, сорауларга җавап бирде.
Җыен ахырында район башлыгы Салтыйган фельдшер-акушерлык пунктын капиталь ремонтлау буенча уңай фикерләр җиткергәннәре һәм якташыбыз Рафил Ногмановка бюст ачу тантанасында катнашулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде. Колабирдедән Александра Куприяновага, Багайдан Людмила Зубаревага һәм Салтыйганнан Раиса Николаевага юбилейлары уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Багай фельдшеры Ильмира Уразовага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның һәм районның баш табибы Гөлнара Сафиуллинаның Мактау кәгазен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев