Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Балаларны тәрәзәдән егылудан ничек сакларга икәнен искәрттеләр

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачык тәрәзәләрнең кечкенә балалар өчен куркыныч булуы турында искәрттеләр.

«Тәрәзәдән егылу балалар травматизмы һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отряды башлыгы Игорь Кацюруба.

Фатирдагы тәрәзәләрне ачканда һәм бинаны җилләткәндә, балаларны караусыз калдырмагыз. Бүлмәне җилләткәндә фрамугалар һәм форточкаларны гына ачуың хәерле. Әгәр дә тәрәзәне ачасыз икән инде, аны артык киң ачарга мөмкинлек бирми торган чикләгеч җайланмалар кулланыгыз, дип киңәш итә ул.

Өйдә кечкенә балаларыгыз булса, сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен блокираторлар куегыз. Шулай ук тәрәзәләргә аксессуарлар сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк: жалюзилар һәм рулон пәрдәләр эленеп торган шнурлар һәм чылбырларсыз булырга тиеш. Бала алар ярдәмендә тәрәзәгә менәргә яки алар белән буылырга мөмкин. Тәрәзәләр янындагы барлык җиһазларны, шул исәптән караватларны, читкәрәк этеп куегыз.

Мондый фаҗигаларның күпчелеге москит челтәрләре аркасында була — бала аңа таяна һәм егыла.

«Әгәр 5-7 яшьлек бала фатирда ялгыз калырга курка икән, аны хәтта кыска вакытка да калдырмагыз. Еш кына, курку тоеп, балалар әти-әниләрен күрү өчен тәрәзәдән яки балконнан карыйлар», — дип өстәде Казан эзләү-коткару отряды башлыгы.

Исегездә тотыгыз, балага тәрәзәне ачу өчен нибары 30 секунд җитә. Фаҗига булмасын өчен, фатирдагы тәрәзәләрегезнең куркынычсызлыгын кайгыртыгыз.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев