Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бәрлебашы авылында яшәүче Гөлсинә Рәхмәтуллина олуг юбилеен — 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт куйган Гөлсинә апага «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.

Бу — аның фидакарь хезмәтенә бирелгән югары бәя.

Гөлсинә Рәхмәтуллина, мактаулы билге белән бергә, ТР агросәнәгать комплексының ветераннар советы рәисе Марс Алиевның котлау хатын да шатланып кабул итеп алды. Анда мондый юллар бар: «Хөрмәтле Гөлсинә Хәбибулла кызы! Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Президиумы һәм шәхсән үзебезнең исемнән олуг юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезнең җилкәдә катлаулы, киеренке һәм лаеклы тормыш юлы булды, балачак һәм яшьлек елларыгыз авыр чорга туры килсә дә, югалып калмагансыз, тырышкансыз. Һәркем дә булдыра алмый торган савымчы һөнәрен сайлап, уңышларга ирешкәнсез. Кайбыч районының Ильич исемендәге колхозында туган җирегез, республикабыз хакына кылган фидакарь хезмәтегез белән горурланабыз һәм алдыгызда баш иябез. Әле тагын озак елларга ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телибез».

ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та Гөлсинә Рәхмәтуллинага Рәхмәт хаты юллаган.

— Сез бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышлагансыз, җитештерү мәсьәләләрен хәл иткәндә гаять зур хезмәт сөючәнлек, һөнәри осталык һәм җитезлек күрсәткәнсез, һәрвакыт куелган максатка ирешергә һәм үзегезне камилләштерергә омтылгансыз, шуның белән халыкның ихтирамын яулагансыз, — диелә әлеге хатта.

Гөлсинә апаның балачагы, яшьлеге Иске Чәчкаб авылында узган. Бөек Ватан сугышы башланган елда әле биш кенә яшь булган кызчыкның да алдагы язмышы башка чордашларыныкына охшаш: бик иртә тормыш арбасына җигелә, колхоз эшеннән кайтып керми. Урагын да ура, атлар да карый, ат җигеп салам ташый, көлтә бәйли.

Бәрлебашына килен булып төшә ул. Озак еллар буена фермада савымчы булып эшли. Тракторчы булып, туган авылы кырларын иңләгән тормыш иптәше Илгизәр Рәхмәтуллин белән матур яшиләр. Картлыгында авыл мәчетендә иман юлында булган Илгизәр абый Гөлсинәсеннән иртәрәк китә шул. Берсеннән-берсе уңган балалар үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Оныклары — төп нигездә кадерле кунаклар. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әти-әнисе дә алар. Гөлсинә апа улы, килене Эльмира, оныклары белән кадер-хөрмәттә яши. 

Ләйсән Саттарова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев